«Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проектының төп юнәлешләре билгеләнде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләмпроектын җитәкләүче Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә туристлыкны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Проект комитеты яңа илкүләм проект паспортын хуплады инде.

Атна башында Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә туристлыкны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды, анда быел тәмамлана торган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына башлангыч йомгаклар ясалды.

Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары белән 2030 елга түбәндәге күрсәткечләргә ирешү беркетелгән: илнең тулаем эчке продуктында туризм өлешен 5% ка кадәр арттыру, туристлар сәфәрләре санын елына 140 млн кешегә кадәр арттыру, туристлык хезмәтләре экспортын 2023 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 3 тапкырга арттыру.

2025 елда гамәлгә ашырыла башлаячак «Туристлык һәм кунакчыллык» яңартылган илкүләм проекты составына биш федераль проект керәчәк: «Номер фонды, инфраструктура һәм җәлеп итү нокталары булдыру», «Биш диңгез һәм Байкал күле», «Илнең туристлык җәлеп итүчәнлеге», «Туристлык өчен кадрлар», «Туристлык индустриясе өчен үзебезнең продукцияне җитештерү».

Туристлык тармагын үстерүгә ярдәм итүнең соңгы вакытта кулланылган төп чаралары илкүләм проектның яңа редакциясендә дә сакланачак. Әмма бүлү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертеләчәк.

Кунакханәләр, номерлы фонды булган күпфункцияле комплекслар, шулай ук куп инвестиция проектлары – аквапарклар, күңел ачу парклары һәм тау чаңгысы курортлары инфраструктурасын төзүгә һәм реконструкцияләүгә ташламалы кредит бирү программасы буенча ярдәм сакланачак, ләкин аның шартлары үзгәрәчәк, мәсәлән:

- программа буенча хупланачак һәр кунакханәдә барлык номерларның кимендә 5% ы балалы гаиләләр өчен каралган булырга тиеш;

- шулай ук үзгәрешләр автомобиль туристлык маршрутлары буйлап урнашкан кунакханәләргә дә кагылачак: әгәр аларның номерлар фонды кимендә 120 номер һәм алар автомобиль турмаршрутлары буйлап урнашкан булса, Бердәм инвест-проект составында ике һәм аннан да күбрәк кунакханә төзү мөмкинлеге карала; шул исәптән юл сервисының күпфункцияле зоналарында программада лимит 1 мең номер булачак;

- шулай ук номер фондына һәм кунакханә мәйданына карата критерийлар кимү ихтималы да бар, әгәр алар мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү кысаларында төзелсә.

Ташламалы кредит программасы буенча яңа сайлау 10 декабрьдән соң игълан ителәчәк.

Бердәм субсидия бирү механизмы саклана. Хәзерге вакытта әлеге субсидияне бирү өчен берьюлы өч елга – 2025, 2026, 2027 елларга конкурс сайлап алуы башланды, ярдәм чарасын куллану нәтиҗәлелегенең төп параметры сакланды – бу РФ субъектында туристлар агымы арту.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының модульле кунакханәләр төзү программасы буенча проектларны конкурс нигезендә сайлап алуны декабрьдә башлап җибәрү планлаштырыла. Әлеге конкурс берьюлы өч елга эшләтеп җибәреләчәк, аны гамәлгә ашыруга бюджетта 15 млрд сум каралган.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының мәгълүмат каналларында тармак яңалыкларын һәм туризмда дәүләт ярдәме чараларын күзәтегез: https://t.me/tourismRT һәм https://vk.com/tourismrt .

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларында аны гамәлгә ашыруның беренче көннәреннән үк актив катнаша. 2021 елдан 2024 елга кадәр дәүләт тарафыннан 2 млрд сумга якын 178 проект хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International