Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург журналистлары Казанга яңа цифрлы гастрогидны эшләтеп җибәрүгә багышланган матбугат туры кысаларында килделәр

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда Россиянең өч эре шәһәреннән килгән журналистлар өчен матбугат туры узды, аның максаты кунакларны төбәкнең мәдәниятенә һәм үзенчәлегенә тулысынча чумдыру иде. Кунаклар Казанны гастрономия башкаласы, мәдәни, тарихи үзәк һәм тиз үсә торган шәһәр буларак күрә алдылар.

Танышу максатларында Казанга килгән журналистлар арасында «Известия», «Комсомольская правда», «Уральские авиалинии», «Большой город», «Вестник АТОР», шулай ук «КоммерсантЪ FM» радиосы бар иде.

Сәяхәт вакытында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургтан килгән кунаклар Казанның төп истәлекле урыннарын карап кына калмыйча, төрле концепцияләр һәм урыннан-урынга охшаш булмаган кухня тәкъдим иткән шәһәр биналары буйлап гастротур ясадылар. Маршрутка үзләре җитештергән  Cheeseria сыр рестораны, Hot-Pho Вьетнам кухнясы кафесы, Top Hop крафт бары, «Брассерия Левен» Бельгия кухнясы рестораны, Milli милли татар кухнясы рестораны керде. Кунаклар шулай ук «Туган авылым» милли комплексында татар милли ризыкларының берсе – өчпочмак әзерләүдә катнаштылар.

Матбугат туры азагында кунаклар «Умай» татар ашлары ресторанына ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә Travel МТС тарафыннан эшләнгән Казан буенча гастрономия гидын тәкъдир итүгә юнәлделәр.

Гастрономия юл күрсәткечен тәкъдир итүдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казанның туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова, Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов, Казанның ТИЦ директоры Любовь Ковалева, Travel МТС коммуникацияләр буенча директоры Сергей Становкин, ТРда МТС төбәк филиалы директоры  Марат Кабанов, Тravel МТС нәшире Лидия Страхова катнашты. Кунаклар милли ризыкларны шеф-пешекче Рөстәм Рәхимов эшләгән заманча әзерләнешендә татып карадылар, шулай ук яңа гид турында җентекләп белделәр һәм спикерларга кызыксындырган сорауларны шәхсән бирделәр. Исегезгә төшерәбез, цифрлы гидта оешмалар белән 130 дан артык гастронокта җыелган, шулай ук Казанда булырга тиешле ял итү урыннары да бар. Гастрогидтан барлык кәрәзле элемтә операторлары абонентлары сылтама буенча файдалана ала https://travel.mts.ru/media/guides/gastrogid-po-kazani, ә туристларга МТС элемтәсе белән автомат рәвештә SMS-хәбәр килә. Тулырак – безнең сайтта.

Россиянең төрле төбәкләренә сәяхәтләрне киң яктырту өчен матбугат турлары уздыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының ил буйлап йөрү мөмкинлеген тәэмин итү һәм гражданнарга ил эчендә ял итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү буенча бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International