Bronevik.com платформасы һәм кунакханәләр белән идарә итү буенча Bnovo сервисы ярдәмендә МТС цифрлы экосистемасы тәмамланган җылы сезон нәтиҗәләре буенча глэмпингларны арендалау базарын уртак тикшерү уздырган. Иң күп броньланган төбәкләр исемлегендә Татарстан Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, икенче урынны алган.
МТС тикшеренүләре кысаларында 2024 елның май-сентябрь айларында глэмпинг кунаклары турындагы мәгълүматлар анализланган. Мондый ял төренең популярлыгы буенча лидерлар рәтенә Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Свердловск өлкәсе, Карелия һәм Краснодар крае кергән. Тикшерелгән биш төбәкнең өчесендә глэмпинг кунакларының күпчелеген җирле халык тәшкил итә: Мәскәү өлкәсендә – 80%, Татарстанда – 70%, Свердловск өлкәсендә – 69%.
Тикшеренүләр буенча, җылы сезонда глэмпинглар күрше төбәкләрдән туристларда да популярлык казанган – мондый сәфәрләр өлеше 38% тәшкил иткән. Татарстанлылар глэмпингларга баруны алдан планлаштырганнар – уртача бер ай алдан, бу туристлык торагының башка төрләрен броньлауга караганда өч тапкыр күбрәк.
2024 елның май-сентябрь айларында глэмпингларга иң еш килүчеләр 35 яшьтән 54 яшькә кадәрге россиялеләр булган (43%), кунакларның чиреген (25%) 18-34 яшьлек кешеләр тәшкил иткән, 18 яшькә кадәрге балалар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк кунаклар – 16%.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына дәүләт ярдәме белән Татарстан Республикасы территориясендә табигатьтә ял итү өчен уңайлы урыннар исемлеге елдан-ел үсә. Әйтик, глэмпинглар, кемпинглар, экоотельләр, заманча ял базалары саны соңгы өч ел ярым эчендә 6 объекттан 53кә кадәр арткан.
Шәһәр читендәге ял һәм рекреация объектлары, чыннан да, Татарстан халкы арасында да, Россиянең башка төбәкләре халкы арасында да популяр. Шулай ук глэмпингларда ял итүчеләр арасында еш кына якын һәм ерак чит ил кунаклары очрый.
Татарстан Республикасында табигать локацияләрендә урнаштыруның күмәк чараларын булдыруга субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме 2021 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Әйтик, 2021-2024 еллар аралыгында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга 39 проект субсидия алган. Нәтиҗәдә Татарстанның номерлар фонды 358 номерга яисә 267 модульле йортка арткан.