Лаос Халык-Демократик Республикасы башкаласы Вьентьян шәһәрендә Лаосның иң эре туристик компаниясе Champamay Travel һәм Татарстан Республикасының Туристик агентлыклары ассоциациясе арасында туризмны үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясенең Лаоска рәсми визиты кысаларында Татарстан белән Лаос арасында туризмны үстерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешүгә Татарстан Республикасы Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов һәм Champamay Travel компаниясе президенты Оунафом Сонетида кул куйды.
Татарстан делегациясе илнең туристлык инфраструктурасы белән танышты, Вьентьяндагы Рус йортында һәм Лаос халык-революцион партиясе Үзәк комитетында очрашуда булды.
Ике атна элек Лаос Халык-Демократик Республикасы Президенты Тхонглун Сисулит Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кысаларында булган иде. Татарстан Республикасы делегациясенең визиты туризм линиясе буенча башланган хезмәттәшлекнең дәвамы булды. Бүгенге көндә туристлар, Шанхай аша Азиянең төрле илләренә очучы China Eastern Airlines Кытай авиакомпаниясе хезмәтләреннән файдаланып, Татарстан белән Лаос арасында җиңел йөри алалар. Лаос һәм Россия арасындагы визасыз режим, шул исәптән, туристларның ике ил арасында хәрәкәтен җиңеләйтә.
Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, туроператорлык бергәлеге арасында элемтәләрне җайга салу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының 2030 елга турхезмәтләр экспортын өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.