Мәскәү һәм Санкт-Петербургта туристларны Татарстанга кышкы каникулларга чакыручы реклама кампаниясе старт алды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Мәскәү һәм Санкт-Петербургта CitySightseeng ике катлы автобусларында кышкы Татарстанга сәяхәткә чакыру белән Visit Tatarstan имидж реклама кампаниясен эшләтеп җибәрделәр.

Россиянең ике эре шәһәрендә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, хәзер Visit Tatarstan имидж реклама кампаниясен күрергә мөмкин. Ике катлы кызыл автобусларда республиканың төп туристик символлары, шулай ук татар милли ашлары сурәтләнгән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы Казан «Россиянең гастрономия башкаласы» статусын йөртә.

CitySightseeing экскурсия автобуслары төп туристлык маршрутлары буенча туктаусыз йөри, иң күп йөри торган истәлекле урыннарны әйләнеп чыга, төрле төбәкләрдән яшәүчеләрнең һәм кунакларның игътибарын җәлеп итә. Мәскәүдә Visit Tatarstan бренд автобуслары биш данә йөри, ә Санкт-Петербургта – сигез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International