Шанхай туроператорларына Татарстанның турпотенциалы турында сөйләделәр

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

China Eastern Airlines авиакомпаниясенең Шанхайдагы штаб-фатирында шәһәр һәм күрше провинцияләр туроператорлары өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итү булды. Чарада яңа юнәлеш белән кызыксынган 40ка якын компания булды.
 

Презентацияне China Eastern Airlines авиакомпаниясенең коммерция департаменты идарәче директоры Лу Цзюнь әфәнде ачты. 28 сентябрьдән Шанхайдан Казанга туры очышлар ачыла. Рейслар атнага өч тапкыр башкарылачак. Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән Россиядә авиакомпания Кытай белән бәйләгән өченче шәһәр булды. China Eastern Airlines бу өч шәһәргә кышкы чорда рейслар башкарачак.
 

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов очрашуда катнашучыларга җәйге һәм кышкы чорда Татарстанда ял итү мөмкинлекләре турында сөйләде. «Россиянең өч башкаласы: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург» катнаш турларына аерым игътибар  бирелде.
 

Тәкъдир итүдә шулай ук Татарстан туроператоры – «Үткәнгә сәяхәт» тарихи сәяхәтләр һәм вакыйгалы турлар агентлыгы чыгыш ясады. Компаниянең коммерция директоры Марк Рофман «Бер юл – биш мәдәният» этно-гастрономия турын, «Үткәнгә сәяхәт» авторлык экскурсия программасын һәм «Урта гасыр көне» тере тарих форматындагы программасын тәкъдир итте.
 

Исегезгә төшерәбез, Кытай Татарстан өчен туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле чит ил базарларының берсе булып тора. Әлеге эш 2030 елга туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкыр арттыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International