Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты China Eastern Airlines белән Шанхай һәм Казан арасында туры рейсны алга җибәрү өчен промочаралар сериясен уздырачак. Кытай Татарстан өчен туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле чит ил базарларының берсе булып тора. Әлеге эш 2030 елга туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкыр арттыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.
China Eastern Airlines авиакомпаниясе Шанхай-Казан юнәлеше буенча очыш программасының кышкы чорга сузылуын раслады: хәзер очышлар сату системасына 2025 елның март ахырына кадәр кертелгән. Исегезгә төшерәбез, рейслар 264 утыру урынына исәпләнгән уңайлы Airbus A330 һава судноларында башкарылачак. Әмма атна көннәре расписаниесе үзгәрәчәк – 26 октябрьдән соң рейслар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Әлеге рейс пандемиядән соңгы чорда Татарстан белән Кытайны тоташтырачак беренче рейс. Пандемиягә кадәр Кытайдан туры рейслар 2016 елның җәендә Урумчи шәһәреннән Казанга туры рейслар башкарылды, ул вакытта туры чартер авиаэлемтәсе эшли башлаган иде, аның бортларында Татарстанга 1300 Кытай туристы килде.
Татарстан Республикасының өстенлекле чит ил базарында туристлык мөмкинлекләрен алга җибәрү кысаларында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан промочаралар сериясе планлаштырыла. Киләсе атнада ук Татарстан делегациясе Шанхайга Кытай туроператорлары һәм турагентлары өчен республиканың туристик потенциалын тәкъдир итү өчен киләчәк.
Республикабызның туристларны җәлеп итүчәнлеген күрсәтү өчен, Шанхайдан Казанга беренче рейста 20ләп Кытай туроператоры һәм журналисты киләчәк, алар өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты реклама-мәгълүмат турын уздырачак.
Казан Россиядә турыдан-туры Шанхайга очып китәргә мөмкин булган өченче шәһәр булды. China Eastern Airlines шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да рейслар башкара.