Татарстан, Чуашия һәм Мари Эл «Бөек Идел юлы»на чакыралар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Бөек Идел юлы» – Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чуашстан һәм Мари Эл буйлап уза торган төбәкара тур. Туристлар өчен бу бер сәфәрдә өч милли республиканың истәлекле урыннары, этник колориты һәм кухнялары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Якындагы тур даталары – 30 август – 2 сентябрь, 13-16 һәм 27-30 сентябрь.
 

«Бөек Идел юлы» программасында – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты – Казан Кремле, Россиядәге иң яшь Кремль – Царевококшайск һәм төрле милли музейлар кебек тарихи-мәдәни мирас объектларында булу, шулай ук программада – халык җырлары һәм биюләре белән театральләштерелгән шоуларда катнашу, чуваш, мари һәм татар ашларын  татып карау, традицион ризыкларны әзерләү буенча мастер-класслар.
 

Маршрут ел әйләнәсе бара: аның озынлыгы кышкы чорда 3 көн/2 төн һәм җәйге сезонда 4 көн/3 төн тәшкил итә. 2024 елга графиклар билгеләнгән, якындагы турлар 30 августта, 13 һәм 27 сентябрьдә старт ала.
 

Маршрут Татарстан, Чуашия һәм Мари Эл туроператорлык компанияләре, мәсәлән, «БПК-Тур Казан», «Нельсон», «Шелковый путь», Чуашстан Республикасы Туристлыкны һәм кунакчыллык индустриясен үстерү агентлыгы һәм башкалар тарафыннан гамәлгә ашырыла.
 

2023 елда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советы тарафыннан «Бөек Идел юлы» маршрутына «милли» статусы бирелде. Милли – эчке һәм тышкы туристлыкны үстерү өчен аерым әһәмияткә ия маршрут. Раслау алдыннан маршрут киң критерийлар шкаласы буенча эксперт бәяләмәсе уза, алар арасында хезмәт күрсәтүдә катнаша торган урнаштыру чараларының классификациясе, туристлык навигациясе булу, транспорт куркынычсызлыгы, юлда санитария тукталышлары һәм башкалар карала. «Милли» статусын алган маршрутлар заманча турист таләпләренә туры килә, алар логистика буенча да, «бәя – сыйфат» нисбәте буенча да куркынычсыз һәм уңайлы.
 

Исегезгә төшерәбез, «Бөек Идел юлы» маршруты «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чарасы буларак гамәлгә ашырыла һәм Идел буе федераль округының 14 субъекты буенча маршрутлар сериясен берләштергән шул ук исемдәге төбәкара проект кысаларында үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International