Кама Тамагында августта Алма Спасы узачак

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

17 августта Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Красновидово авылында «Алма Спасы» музей-фольклор бәйрәме узачак.

«Алма Спасы» фестивалендә әдәбият, фольклор музыкасы, тәмле ризык һәм рус авылының гаҗәеп атмосферасы дөньясына чумарга мөмкин булачак. Кунакларны күңелле җырлар, тәмле ризыклар, хуш исле чәй һәм алтынсу бал каршы алачак.

Фестиваль программасы кысаларында музей бакчасында самавыр һәм кайнатма белән чәй эчү, халык-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, осталарның продукциясе ярминкәсе, авыл буйлап җәяүле экскурсияләр һәм халыкның гаилә истәлекләре күргәзмәсе, шулай ук фольклор коллективлары чыгышлары планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International