Лаос делегациясе Татарстан белән танышты

2024 елның 28 мае, сишәмбе

24-27 майда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Лаос Халык-Демократик Республикасыннан Champamay Travel туристик компаниясен кабул итте.

Коллегалар Татарстан Республикасының туристлык потенциалы белән таныштылар, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Зөя утрау-шәһәрендә булдылар, республика кунакханәләрен һәм инфраструктурасын бәяләделәр. Шәһәр яны «Утрау» клубы үз территориясе буенча танышу йөрешен үткәрде, табигать кочагында яшәү өчен уникаль йортларны күрсәтте. Кунаклар тәэсирләнеп калды һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерергә ниятлиләр.

25 майда ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Champamay Travel компаниясе белән туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аны Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Champamay Travel директоры Сонетида Оунафом ханым имзалады. Килешү ике ил арасында уртак бурычларны тормышка ашыру максатыннан туристлыкны үстерүгә юнәлдерелгән, шулай ук «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларындагы бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән, аның максатларының берсе – 2030 елга туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкыр арттыру.

Шулай ук 27 майда Татарстан Республикасы туристлык агентлыклары берләшмәсе белән дә очрашу узды, анда хезмәттәшләр Россия һәм Лаос туристлары өчен турпакетлар булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Champamay Travel компаниясе Татарстан Республикасы туроператорларын агымдагы елның октябрендә, яңгырлар сезоны тәмамланганнан соң Лаоска танышу турына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International