Архитектура-төзелеш университеты студентлары «Казан марина» туристлык территориясе логотибын булдыру конкурсында катнашачак

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ вәкилләре конкурс нигезендә «Казан марина» яңа туристлык территориясе логотибын эшлиячәк университет укытучылары һәм студентлары белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ белән хезмәттәшлеге «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында аерым юнәлеш булып тора.

Университет студентлары арасында «Казан марина» яңа туристлык территориясе логотибы» конкурсына гаризалар 2024 елның 12 февраленнән 12 мартына кадәр кабул ителәчәк.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов студентларга һәм укытучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: «Бүген без монда бик кызыклы бер мәсьәләне хәл итү өчен җыелдык – хәзер Татарстанда «Туризм.РФ Корпорациясе» белән берлектә туристлык өлкәсендә зур проект гамәлгә ашырыла башлый. Корпорация җитәкчелегенең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  белән очрашуында маркетинг һәм «Казан марина» территориясен үстерүнең төп мәгънәсен тапшыру күзлегеннән әлеге проект өчен фирма стиле һәм логотибы турында бергәләп уйлану идеясе яңгырады, -  дип ассызыклады ул үзенең мөрәҗәгатендә.

«Нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләгәндә, шунысын да әйтергә кирәк, монда чыннан да җитди көчләр җыелган, чөнки студентлар бүген иң иҗади һәм көчле. Укытучылар составы белән бергә безгә бу  проектта катнашырга туры киләчәк, шуңа күрә без бергә  көчле-  алга Россия, без җиңәчәкбез!», - дип конкурс башланыр алдыннан юллама бирде үзенең студентларына һәм укытучыларына университет ректоры Рәшит Низамов.

«Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев «Казан марина» туристлык территориясенең мастер-планы концепциясен тәкъдим итте, шуннан соң Сергей Иванов конкурста катнашу шартларын билгеләде, аның төп бурычы-дизайн һәм маркетингта заманча тенденцияләрне кулланып, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни кодының үзенчәлеген дөрес һәм төгәл билгеләүче логотип булдыру.

Логотипта тормышка ашырылган идеяләр яңа туристлык территориясенең уңай имиджын булдырырга, халык һәм туристларда уңай кабул итү һәм иҗади ассоциацияләр формалаштырырга, Денис Секачев тәкъдим иткән «Казан марина» проектын үстерү концепциясенә, Татарстан Республикасының һәм Лаеш муниципаль районының географик урнашуына, мәдәни, милли һәм тарихи үзенчәлекләренә туры килергә тиеш.

Конкурс нәтиҗәләре 29 мартка кадәр игълан ителәчәк. Беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр  көтә.

Конкурста I урынны алган җиңүчене офис һәм Корпорация командасы   һәм аларның проектлары белән танышу өчен  (шул исәптән Казан – Мәскәү – Казан маршруты буенча авиа яки тимер юл билеты бирү, кунакханәдә 1 тәүлек яшәү)  Мәскәүгә бару белән  бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International