Үзбәкстан Республикасы Президентына Шәүкәт Мирзиёевка Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдир иттеләр

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды һәм Татарстан Республикасының инвестиция, сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышты.

Үзбәкстан Президентын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итте: ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 4 объектны атады, республикада Европа дәрәҗәсендәге хезмәтләр белән тәкъдим ителгән зур номер фонды, Казанның Россиянең гастрономия башкаласы статусында булуы, шулай ук Лаеш шәһәрендәге «Казан марина» туристлык территориясен төзекләндерү проектын һәм Бөек Идел юлы буйлап сәяхәтләр мөмкинлеге турында сөйләде.

Татарстан турпотенциалын тәкъдир итү ике ил арасында халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итә, бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International