Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Лаеш» туристлык территориясен оештыру буенча эшче төркем утырышы узды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева җитәкчелегендә «Корпорация Туризм.РФ» АҖ, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында «Лаеш» туристлык территориясен булдыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән, видеоэлемтә аша, корпорация генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев мөрәҗәгать итте. «Бөек Идел юлында «җәүһәр»гә әвереләчәк бик матур проект килеп чыга», – дип билгеләп үтте Денис Георгиевич туристлык территориясенең башлангыч концепциясен эшләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре буенча.

Туристлык инфраструктурасын үстерү кунакханәләр, СПА-үзәкләр, глэмпинглар, яхта маринасы һәм башка яр буе сервис инфраструктурасы төзелеше нәтиҗәсендә Лаешка туристлар агымын 2030 елга елына 540 мең кешегә кадәр арттыру күздә тотыла.

Территориянең мастер-планын эшләү этаплары һәм уртак карау таләп итә торган мәсьәләләр турында Владислав Остриков – «Корпорация Туризм.РФ» АҖ Мастер-планлаштыру һәм территорияләрне үстерү департаменты проектлары җитәкчесе хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы белән «Корпорация Туризм.РФ» АҖ арасында туризмны, туристлык инфраструктурасын һәм кунакчыллык индустриясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Килешүдә беркетелгән төп проектларның берсе – Лаеш районында Россиядә аналоглары булмаган Лаеш туристлык территориясе проектын булдыру.

2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасында туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Николаевич Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәислегендә «Лаеш» туристлык территориясенең мастер-планы концепциясе презентациясе узды, ул киңәшмәдә катнашучылардан югары бәя һәм хуплау алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International