Туристлык тармагы өчен «Кунакчыллык. Эшне яңадан башлау 2022» белем проекты

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген 09:00 сәгатьтә "Kazan Palace by Tasigo"да Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Татарстан кунакханәләре берләшмәсе, Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе, Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары берләшмәсе, «Татарстан шифаханәләре» республика шифаханә-курорт учреждениеләре берләшмәсе, Казан шәһәренең Табигый территорияләрне үстерү һәм экотуристлык дирекциясе һәм Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты катнашында туристлык тармагы өчен  «Кунакчыллык. Эшне яңадан башлау 2022» белем проектын тәкъдим иттеләр.

Компетенция дәрәҗәсен күтәрергә һәм даими сервиска һәм клиентларга юнәлтелгән булуга ярдәм итү методикаларын алырга мөмкинлек бирүче бу белем бирү чарасында 156 милекче, кунакханәләрнең, шифаханәләрнең, глампингларның, туроператорларның, рестораннарның һәм Татарстанның башка туристлык предприятиеләренең идарәчеләре һәм җитәкчеләре  катнашты.

Чараның темалары һәм спикерлары:

 - «Уен формасы аша идарә итү: техника, практика» - Маштакова Галина, GMC Consulting кадрлар һәм идарә консалтингы компаниясе;

 - «Стандартлар призмасы аша сервис. FO һәм F&B актив сату» – Микрюкова Валерия, Mirros Hotels Group идарәче компаниясе;

 - «Персонал: кабул итү, саклап тоту, мотивацияләү» – Победоносцева Елена, UnoDosTres консалтинг компаниясе.

Чараны онлайн форматта әлеге сылтама аша карарга мөмкин: https://rutube.ru/video/264d4a9a2c7fcbd03265eaa05a0b2d4b/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International