22 августта Казан циркы бинасында «Остров-тур» туристлык операторының сату офисын ачу тантанасы булды
«Остров-тур» – «Зөя утрау-каласы» музей-тыюлыгының туристлык бүлегенең киңәйтелгән бүлекчәсе. Туристлык юнәлешен үстерү карары Зөягә турлар оештыруга ихтыяҗ арту сәбәпле барлыкка килгән. 2021 елда музей-тыюлык Россия туроператорлары реестрына кертелгән.