Федераль туризм агентлыгы Туристлык кэшбегы программасының чираттагы этабын тәмамлый. Язгы сатудан кергән акчалар тулысынча диярлек туристларга күчерелгән. Турларны сатуның чираттагы кешбэклы этабы 2022 елның 18 гыйнварында Мәскәү вакыты белән төн уртасында башланып китте. Ул 2022 елның 28 февралендә Мәскәү сәгате белән 23:59 сәгатьтә тәмамланачак. Сәяхәтләргә – 30 апрельгә кадәр, круизларга май ахырына кадәр барырга була.
2022 елда Туризм буенча илкүләм проект кысаларында туристлык кешбэгы программасын гамәлгә ашыру өчен 5 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Акчаларның бер өлеше – язгы сату этабы өчен, бер өлеше – көзге этап өчен каралган. Туристлар теге яки бу этап өчен каралган акчалардан файдаланганда, программа буенча сатулар тәмамлана.
Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе Зәринә Догузова болай ди: «Туристлык кешбэгы программасы буенча сату инде ай ярым дәвам итә. Без программа буенча сатуларның, узган этаплар белән чагыштырганда, дүрт тапкырга артуын күрәбез. Туристлар программадан бик теләп файдалана, алар аңа ышана, 20 мең сумга кадәр акчаларын янга калдыра. Программаның төп социаль-икътисади нәтиҗәләренә килгәндә, без кунакханәләргә килүче кунакларның уртача 50 процентка артуын күрдек. Бу сезонара шартларга һәм ачык чит илләргә күпләп чыгу шартларына бәйле.
Шулай итеп, программаның ике сезон арасында сәяхәт итү мөмкинлеген арттыру һәм эш урыннары саклап калу бурычы үтәлә дигән сүз.
Программаның арадаш нәтиҗәләренә килсәк, аның хәзерге этабы өчен каралган сумма туристларга тулысынча диярлек күчерелгән. Программадан 700 меңгә якын кеше файдаланган – алар кешбэк ярдәмендә 12 млрд сумлык сәяхәтләр сатып алган. Төп шартларга бәйле рәвештә, кулланучыларның карталарына 2,5 млрд сумнан артык акча кире кайтарылган.
Шуңа күрә сату этабы вакытыннан алда – 1 март төнендә тәмамланачак. Программадан файдаланырга теләгән кешеләр өчен тагын берничә көн калып бара.
Быел тагын бер сату этабы оештырылачак – ул көздән кышка күчеш вакытына планлаштырыла. Сатуның төгәл вакыты турында без соңрак хәбәр итәрбез».
Белешмә:
Туристлык кешбэгының әлеге этабында 662 туроператор, 69 агрегат, 3329 урнаштыру чарасы катнаша. Туристлар өчен 2 миллионнан артык тәкъдим бар.
Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайта, ул иң күбе - 20 мең сумны тәшкил итәчәк. Сәфәр өчен онлайн рәвештәМИР картасы аша түләргә кирәк. Бер картадан чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә була. Теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Программада сәфәр һәм 2 төннән башлап кунакханәдә яшәү тәкъдиме дә каралган.
Туристларга уңайлы булсын өчен, Федераль туризм агентлыгы һәм Гомумроссия халык фронты туристлык кешбэгы программасы мәсьәләләре буенча шалтырату үзәге булдырды. Телефон номеры – 8-800-200-34-11. Линия Мәскәү сәгате белән 08:00-20: 00 сәгатьләрдә эшли.
2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристлык кешбэгы программасы моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булып тора, аның ярдәмендә бер үк вакытта туристларга да, эшкуарлыкка да ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әлеге чара бу тармакта иң нәтиҗәлесе дип табылган һәм, экспертлар бәяләвенчә, эчке туризмны торгызуга ярдәм иткән. 2021 ел башыннан 1,7 млн. га якын россияле бу программадан файдаланган, кунакханәләрдә яшәү һәм турларны кушып исәпләгәндә, алар барлыгы 34 млрд. сумнан артык акча сарыф иткән, 6,7 млрд.сум акча кешбэк рәвешендә аларның карталарына турыдан-туры кире кайтарылган.
Кунакханә-туристлык өлкәсендә катнашучылар, төбәк экспертларының күпчелеге бәяләвенчә, программа югары социаль-икътисади нәтиҗәлелек бирде:
- элегрәк ил эчендә ял итәргә планлаштырмаган яңа туристларны җәлеп итте. Эксперт нәтиҗәләре буенча, төп туристлык кешбэгыннан файдаланган туристларның кимендә 50%ы ил буенча сәфәрләргә программа ярдәмендә генә барырга карар кылган;
- балалары булган гаиләләр өчен ил буйлап сәяхәт итү мөмкинлеген арттырды. Уртача алганда, Программа буенча һәр транзакциягә 2,2 кеше туры килә – аларның 25 проценты балалар;
- төбәк икътисадларына сизелерлек дәрәҗәдә уңай йогынты ясый. Программаны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә, түбән туристлык сезоны вакытында, туры һәм турыдан-туры булмаган нәтиҗәлелеккә ия 70 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта яңа эш урыннары да булдырыла ;
- «пляжсыз» юнәлешләргә һәм сәяхәт төрләренә – экотуризм, актив ял, круизлар, мәдәни-танып-белү сәфәрләре һ. б. ихтыяҗ арта. Элек бәяләре югыры булган Ерак Көнчыгыш, Себер, Россиянең төньягы һәм Арктика һ.б. кебек юнәлешләр зур популярлык казана. Төбәккә карап, популярлык үсеше 5 тән 40 процентка кадәр арта;
- традицион түбән туристлык сезонында, инфраструктура үзгәрешсез торганда, турисларны җәлеп итүчәнлекне арттырырга һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм итә. Шулай итеп, төбәкләр бәяләвенчә, язын һәм бәрхет сезонында (сентябрь-октябрь айларында) кунакханәләрне броньлау дәрәҗәсе 80% артып киткән. Бу Программа белән дә бәйле. Бу ел әйләнәсендә төрле югәлешләрдәге, шул исәптән Россиянең көньягындагы ялларны оештыру өчен дә мөһим булып санала;
- кече һәм уртача бизнеска ярдәм итә: Программа барышында (176 көн дәвамында) сатылган турларның күләме әлеге предприятиеләрнең еллык әйләнешенә тигез була;
- Россиянең төп диңгез һәм елга маршрутлары буенча круиз туризмы башланып китә. Круиз кампанияләре бәяләвенчә, круиз турларына ихтыяҗ, пандемиягә кадәр булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 30 процентка арткан, шуңа бәйле рәвештә өстәмә маршрутлар эшли башлаган һәм навигация сезонының вакыты арттырылган.