Сергей Иванов Согуд Гарәбстанының эшлекле даирә вәкилләре белән «түгәрәк өстәл»дә катнашты

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдир итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика Согуд бизнесын һәм капиталын төбәккә җәлеп итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Сәүдә-сәнәгать палатасында хәбәр итте, анда Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәләре катнашында «түгәрәк өстәл» утырышы булып узды.

Искәртеп узабыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Согуд Гарәбстанында – эш сәфәрендә. Визитның төп максаты – «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздыру (Рөстәм Миңнехановның Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе булуын да әйтеп китик).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International