World Skills Russia чемпионатының туроператорлык һәм турагентлык эшчәнлеге компетенцияләре буенча яңа төбәк этабы башланды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Бүген Идел буе спорт һәм туризм университетында WS Россия чемпионатының яңа региональ этабын ачу тантанасы узды. Яшь профессионаллар берьюлы ике компетенция буенча – туроператорлык һәм турагентлык эшчәнлеге буенча көч сынашачак.

Бу компетенцияләр буенча Татарстанда Идел буе университетының кунакханә менеджменты һәм Халыкара туризм институтының сервис һәм туризм кафедрасы укытучылары Юлия Ибәтуллина һәм Мария Веслогузова экспертлар булдылар. Укытучылар үзләренең профессиональлеген узган елгы Россия һөнәр чемпионатының финалында беренче омтылыштан ук җиңү яулаулары белән расладылар. Өстәвенә, тренер Мария Веслогузова World Skills илкүләм этабының көмеш призерларын туроператорлык эшчәнлеге компетенциясендә дә әзерләгән. Аның Уфада Алиса Королева һәм Валерий Васильева составындагы командасы мәскәүлеләргә генә оттырган, анысы да минималь аерма белән.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәйсә Гарифуллина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International