Бүген WHERETOEAT TATARSTAN ресторан премиясен тапшыру тантанасы уза

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 21 октябрьдә Казанда WHERETOEAT Tatarstan ресторан премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. Ул элеккечә Kazan Palace by Tasigo үтәчәк. WHERETOEAT Tatarstan премиясе 2019 елдан башлап уздырыла, ягъни быелгы тантана инде өченче тапкыр үтә.

WHERETOEAT Tatarstan 2021 тантанасында, традиция буенча, республиканың 50 иң яхшы рестораны исеме игълан ителәчәк, алар арасыннан унысы, ягъни тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйганнары бүләкләнәчәк. Шулай ук «Елның өлкән пешекчесе», «Ел сомельесы», «Ел бары» номинациясендә җиңүчеләр, «ММЧ сайлавы» һәм «Иң яхшы татар ашлары рестораны» махсус номинациясендә җиңүче ресторан бүләкләнәчәк. Ике премьера булуы да көтелә. Аларның берсе - «Төбәкнең гастрономик мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен» дип аталган бүләк. Аны Nespresso Professional тәкъдим итәчәк. Икенчесе - «Нетмонет» версиясе буенча ел официанты» (Мөхәррир өчен искәрмә: «Нетмонет» — хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә акчалата булмаган чәйлекләр калдыру мөмкинлеген бирә торган хезмәт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International