Казан Изге Ана иконасы соборы территориясендә экскурсияләр үткәрү өчен экскурсоводларны аккредитацияләү кагыйдәләре билгеләнде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

7 октябрьдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан митрополиясе, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты, Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Татарстан Республикасы экскурсоводлар гильдиясе» ассоциациясенең уртак киңәшмәсе булды. Анда Казан Изге Ана иконасы соборы территориясендә сыйфатлы экскурсияләр уздыруны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә укуларны ике форматта үткәрү турында карар кабул ителде.

Беренче формат буенча экскурсоводлар бушлай укый, аннан соң Казан Изге Ана иконасы соборы турында мәгълүматны ныгыту буенча тест үткәрелә. Тестны уңышлы тапшырган очракта, экскурсоводларга Собор территориясендә күзәтү рәвешендәге экскурсияләр үткәрү мөмкинлеге бирелә.

Икенче формат Казан Изге Ана иконасы соборы тарихы буенча тирәнрәк белем алырга теләүче экскурсоводлар өчен каралган.  Алар өчен Татарстан Республикасы Милли музее базасында Татарстан метрополиясе белән берлектә түләүле курслар оештырыла. Тирәнтен белем алган барлык экскурсоводларны да Епархия изге дип саналган урыннарга экускурсияләр оештыручылар исемлегенә кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International