ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетыныӊ кадрлар резервна, Туристик продуктларны алга җибәрү бүлегенеӊ әйдәп баручы «белгечләр» төркеме категориясе вазифасына (2 берәмлек), керү буенча конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 нче елныӊ 20 нче сентябреннән 10 нчы октябренә кадәр, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетыныӊ эш сәгатьләрендә кабул ителә. Конкурс турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты «Кадрлар сәясәте» бүлегенеӊ рәсми сайтында урнаштырылган.

Өстәмә мәгълүматны (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары аша шалтыратып белергә була

Татарстан Республикасы үзенеӊ туристлык потенциалын «Ял.Leisure» күргәзмәсенә тәкъдим иткән. Күргәзмә 19-21 нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак. Күргәзмә стендында Республикадан барлыгы 22 катнашучы булачак. Алар арасында музей-тыюлык (Алабуга, Чистай, Свияжск утрау-шәһәре, «Казан Кремле», Бөек Болгар) вәкилләре, Татарстан Республикасы шифаханәләр ассоциациясе, кунакханәләр һәм эчке туризм белән шөгыльләнә торган компанияләр.

Белешмә өчен: «Ял.Leisure» – Россиядә һәм БМО илләрендә әйдәп бара торган халыкара туристик күргәзмә. Әлеге чара ел саен 700 дән артык экспонент җәлеп итә.

Алар арасында: әйдәп баручы операторлар, турагентлыклар, туризм буенча милли офислар һәм администрацияләр, отельерлар, иминият ширкәтләре һәм броньлау системалары.

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үзенеӊ Instagram аккаунтында Германия канцлеры Ангела Меркельны Татарстан Республикасына чакырды.

«Сезнеӊ Россиягә килергә теләгегез барлыгын белгәч, мин Сезне илебезнеӊ иӊ матур шәһәрләренеӊ берсе – Казанга чакырырга карар кылдым. Татарстан Республикасы үзенеӊ мәдәни һәм тарихи гореф-гадәтләре белән бай, өстәвенә, ул Транссебер магистралендә урнашкан. Килегез! Мин сезне көтәм!» – диде ул үзенеӊ мөрәҗәгатендә.

Билгеләп үтик, Сергей Ивановныӊ шәхси чакыруы очраклы түгел – элегрәк Ангела Меркель Бундестагта сайлау алды компаниясе вакытында балалар пресс-конференциясендә АКШныӊ кыя ташлы тауларында һәм Транссеб буйлап йөрисе килүе турында әйткән иде. «Россия бүген» өлкә мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «Россия тимер юллары» канцлерныӊ хыялын тормышка ашарырга әзер булуы турында әйткән инде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International