ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

19 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Самара шәһәрендә туризм өлкәсендә һәм «Тур Притяжение 2016» кунакчыллыгы кысасында III Төбәкара форум була. Анда илнең бөтен туристик өлкәләре вәкилләре катнаша ала: отельерлар, рестораторлар, кунакчыллык өлкәсен тәэмин итүчеләр, экскурсоводлар, гидлар, яшьләр һәм җәмәгать оешмалары.

Форумның төп темалары булып дөрес маркетинг стратегиясе ярдәмендә турыдан-туры сатуларны арттыру, клиентлар белән эшләү, кризис вакытында сатуларны арттыру, зур халыкара чаралар үткәргәндә рестораннарның һәм туклану пунктларының яңа мөмкинлекләре тора. Бу чараның тамашалы элементы 2016 елда отельләр һәм рестораннар өчен һөнәри конкурслар уздыру булып торачак. Болардан тыш, Самара шәһәренең иң яшь экскурсоводы билгеләнәчәк.

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты 2016 елның 14-16 октябрендә Удмуртиядә узачак реклама-мәгълүмат турында катнашырга чакыра. Катнашырга Россия Федерациясе буенча туристлар җибәрүдә махсуслаштырылган туристик компанияләр хезмәткәрләре чакырыла.

Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт һәм экскурсия хезмәте күрсәтү). Казан-Ижевск-Казан маршруты буенча бару өстәмә түләнә (билетлар катнашуны раслатканнан соң мөстәкыйль алына).

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Сезне 2016 елның 14-16 октябрендә Удмуртиядә реклама-мәгълүмат турында катнашырга чакыра. Катнашырга Россия Федерациясе буенча туристлар җибәрүдә махсуслаштырылган туристик компанияләр хезмәткәрләре чакырыла.

Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт һәм экскурсия хезмәте күрсәтү). Казан–Ижевск–Казан маршруты буенча йөрү өстәмә түләнә (билетлар катнашуны раслатканнан соң мөстәкыйль алына).

Якындагы вакытта катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Турның җентекле программасын сез папкадан табып укый аласыз.

Гаризалар 2016 елның 10 октябренә кадәр электрон адреска кабул ителә: ueo@mkpiur.ru. Бөтен сораулар буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (3412)57-20-90, Урасина Елена Олеговна, Королева Галина Викторовна

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Екатерина БарабановаӨлкәннәр көненә багышланган концертта булып, анда ул котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ул чара кунакларына мөрәҗәгать итеп, мондый вакыйганың мөһимлеген билгеләде: "Өлкән кеше көне – бик кирәкле бәйрәм, шул сәбәпле безгә әби-бабайларны котларга һәм аларга күрсәткән хезмәтләре өчен тагын бер тапкыр “рәхмәт” әйтергә мөмкинлек туа. Һәм иң мөһиме - алар сәламәт булсын!".

Концертта районның иҗат коллективлары һәм шулай ук хореография һәм вокаль аксамбльләр чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International