ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2016 ел
җомга

Алабугада Шәһәр көнен 27 августта Шишкин буасында һәм «Молодежный» стадионында бәйрәм итәләр.

Кунаклар өчен урамда ашау фестивале уза, ут жанры  кораллары белән  эш итә белү буенча  мастер-класслар. Айгөл Туташ һәм Макс Бакс катнашында бәйрәм концерты була. Бу көнне  «Ут поэзиясе, Алабуга 2016» Халыкара пиротехника сәнгате фестивале уза. Анда Казахстан, Мәскәү, Волгоград Һәм Казан командалары чыгыш ясый. Бәйрәм көнен Александров бакчасында «Кино төне» тәмамлый.

Алабугада Шәһәр көне программасы

16.00 урамда ашау фестивале

17.00 - 19.00  ут жанры кораллары белән эш итә белү буенча мастер-класслар (Тесло-шоу)

17.00 шәһәр коллективлары катнашында концерт

18.30 Казаннан җырчы Айгөл Туташ чыгышы

19.00 Макс Бакс чыгышы

20.00 «Ут поэзиясе, Алабуга-2016» пиротехника сәнгате  III Халыкара фестивале. Казахстан, Мәскәү, Волгоград һәм Казан командаларының файер-шоулары.

Пиротехника фестиваленнән соң Александров бакчасында «Кино төне» башлана.

Шәһәр көнендә Казанда Кремль стенасы янында «Kazan City Racing» шоу була. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары  алдында  30дан артык дрифтер, авто-мотокаскадерлар чыгыш ясаячак. Иң көтелгән катнашучылар арасында Британия рекордчылары - автокаскадер Терри Грант һәм  мотокаскадер Ли Бауэрс бар. Шулай ук казанлылар алдында дрифт-шоуда җирле пилот Тимур Тимерҗанов һәм Тарас Шатов, Россиянең боҗралы узышы пилотлары Ирек Миннәхмәтов, Марат Шәрәпов һәм Максим Симонов үзләренең мавыктыргыч программасын күрсәтәчәк.

Танылган Россия пилоты Максим Твардовский «FailCrew» халыкара дрифтерлар командасын күрсәтәчәк. Литва пилоты Повилас Янкавичюс «Mitjet 2L» компактлы автомобильләренең яңа классы белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Марат Канкадзе башлыгында «Legend Stunt Team» мотостантрайдерлар командасы, Сергей Крапухин белән «RWT-motorsport» шоссе-боҗра мотоузышлары буенча командасы, «B.K.E. Stunt Show» командасыннан Григорий Марков чыгышлары көтелә.

«Kazan City Racing» трассасы Меңъеллык мәйданы яныннан тарихи шәһәр үзәге аша узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 800 метр тәшкил итә. Шәһәр көне  чарасына  Бауман, Ташаяк урамнары, Кремль яр буеннан һәм Үзәк стадион ягыннан  эләгергә була. Трассада заезд 11.00 сәгатьтән башлана,  ә төп программа – 13.00 сәгатьтән

23еннән  25 августка кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Ивановның Чехия Республикасына эш визиты булды. Бару кысасында Чехиянең туроператорлары белән очрашулар һәм Татарстан Республикасының җирле яшәүчеләре арасында гамәлдә булган Татарстан Республикасы маршрутларына кертү турында сөйләшүләр булды. Шулай ук Көньяк Моравия краеның Брно шәһәренә визит булып, анда гейтман Михаил Гашек һәм туризмны үстерү үзәге, Брно шәһәренең халыкара аэропорты вәкилләре һәм җирле туроператорлар белән очрашу оештырылды. Ике регионның туристик ресурсларын үзара үстерү, шул исәптән туроператорлар һәм журналистлар өчен реклама-информацион турлар оештыру, региональ профильле күргәзмәләрдә катнашу һәм СМИда реклама кампанияләре уздыру мәсьәләләре каралды.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасы  арасында туры авиахәбәрләшүләр бар, Чехия авиалинияләре атнага ике тапкыр оча (юлда  3,5 сәгать вакыт уза), бу безнең юнәлешне сәяхәтләр өчен уңайлы һәм кызыктыргыч  итә. 

Көньяк Моравия крае Прага һәм Чехиядән кала читтән килүләр буенча икенче  урында тора. Ул тере фольклорлы шәраблар ясаучы төбәк. Башкала – Брно шәһәре  Европаның зур шәһәрләренә якын урнашуы белән дә уңайлы – Венадан 110 чакрым, Братиславадан 120 чакрым, Прагадан 200 чакрым. Брнодан 100 чакрым радиуста ЮНЕСКОның җиде һәйкәле  урнашкан, өстәвенә монда фольклор гореф-гадәтләр әйбәт сакланган -  "Словацкий вербунк" ирләр милли биюе ЮНЕСКО матди булмаган мирасы исемлегенә кертелгән. Шәраб һәм велосипед туризмы әйбәт үскән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International