Икенче ай эчендә «Кунакчыл Казан» проектының мәгълүмати чатырларында 11 000 турист булды.

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Июль аенда иң күп килүчеләр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Ростов, Свердловск өлкәсе, Алтай краеннан булган. Шулай ук волонтерлар Италия, Грузия, Әрмәнстан туристларының сорауларына да җавап бирделәр.

Туристлар Казанда аларга барыннан да бигрәк ризык, милли мәдәният, тарихи истәлекле урыннар ошый, дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, мәгълүмати чатырлар Казан шәһәренең тарихи үзәгендә 1-нче май мәйданында, театр мәйданында урнаштырылган.Г. Камал урамы, 86 (сәгать янында) һәм үз эшен 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Июнь аенда чатырларга 8 700 турист килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International