27 июльдән «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»Татарстан Республикасы

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Законы үз көченә керә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы республиканың Җир кодексына муниципаль районнар территорияләренең инфраструктурасын һәм матди-техник базасын үстерү, өстәмә туристлар агымын җәлеп итү максатларында экологик туризм проектларын эшләтеп җибәрү процессын тизләтүгә юнәлдерелгән төзәтмәләр кертте. Шул мизгелдән башлап, Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, экологик туризм өлкәсендә ял итү һәм рекреация объектларын урнаштыру өчен, җир кишәрлекләрен арендага бирү мөмкинлеге билгеләнә. Мондый объектлар исәбенә глампинглар, кунакханәләр, санатор-курорт дәвалавы һәм ял итү объектлары, туристик базалар, кемпинглар, стационар яки палатка туристлык-сәламәтләндерү лагерьлары, туристик парклар, тау чаңгысы комплекслары, укыту-туристик Сукмаклар һәм трассалар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International