Казанда " Татарстан Республикасында Император маршруты» семинары узды

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

21 июльдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Император маршруты»федераль тарихи-мәдәни туристлык проектында катнашучы туроператорлар, гидлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Катнашучылар алдында «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Витальевна Громова, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, ТР мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, тарих фәннәре докторы, РФА Россия тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Владимир Михайлович Лавров чыгыш ясады. Очрашу Татарстан Республикасының тарихи һәм истәлекле урыннары буенча дәүләт, иҗтимагый, хәйрия эшчәнлеге һәм хәрби хезмәт белән бәйле төгәл һәм тикшерелгән туристик маршрутлар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International