Эшмәкәрләр өчен Яңа ярдәм чарасы

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 июлендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты инициативасы белән әзерләнгән Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертүне хупладылар. Яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә ял итү объектларын урнаштыру һәм экологик туризм өлкәсендә рекреация үткәрү өчен җир кишәрлекләрен арендага бирү мөмкинлеге барлыкка килде.
Закон проектын Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, мондый объектлар исәбенә кунакханәләр, шифаханәләр, турбазалар, кемпинглар һәм глэмпинглар, тау чаңгысы комплекслары һ. б. керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International