Стелла Владимировна Писарева вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан университетының тарих музеена нигез салган һәм күп еллар буе аның директоры булып эшләгән, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан университетының атказанган хезмәткәре Стелла Владимировна Писарева вафат булу сәбәпле, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Стелла Владимировна Татарстан Республикасы музей эшен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән.  Аның җитәкчелегендә төзелгән Казан университеты тарихы музее Казан һәм республиканың фәнни һәм мәдәни тормышы үзәгенә әйләнгән. Аның актив иҗтимагый эшчәнлеге ачык, ихлас булуы белән аерылып торган һәм хезмәттәшләре, аның белән эшләргә һәм очрашырга туры килгән барлык кешеләр арасында зур абруй һәм ихтирам казанган.

Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International