2019 елның 23-25 октябрендә Казанда узачак «Киләчәк ориентирлары» халыкара туристлык форумы спикерлары пулы формалаштырылды. Тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашырга әзер хедлайнерлар арасында – гамәли туризм, туризм менеджменты өлкәсендә Россия һәм халыкара экспертлар, профессиональ сәяхәтчеләр, галим-теориячеләр һәм консалтинг хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Санкт-Петербургка килде: «Катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтә, ул бүгенге көндәге актуаль проблемаларны үз эченә ала. Дискуссияләр иң югары дәрәҗәдә булачак дип кыю рәвештә әйтергә була, ә мәйданчыкта алынган белемнәр реаль карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк».