15 март көнне “Мархаба” ресторанында “Татарстанда 1001 ләззәт” яңа бренд маршрутын Татарстан Республикасының массакүләм матбугат чаралары өчен тәкъдим иттеләр. Яңа маршрут хакында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Туризм үсеше үзәгенең генераль директоры Дилбәр Садыкова һәм “Мархаба” ресторанының шеф-повары Алекс Галимов сөйләп уздылар.
“Татарстанда 1001 ләззәт” яңа бренд маршруты Visit Tatarstan туристик брендының идеологиясенә җавап бирә. Бу туристларга республика тарафыннан тәкъдим ителгән заманчалык һәм алдынгылыкның иң сыйфатлы төре. Маршрутның төп максаты – “Абау” эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын гадәти булмаган яктан күрсәтү. Нәрсә соң ул “Абау” эффекты? Бүтәнчә әйткәндә, “Wow” белән охшашлык элементлары: кунакларның кәефләрен күтәрә торган көтелмәгән вак-төякләр һәм детальләр. Сергей Иванов сүзләре буенча: “Хәзерге заманда кешеләрнең гадәти туристлар түгел, ә сәяхәтче буласылары килә. Җирле тәҗрибәне, тарихны, тормыш рәвешен өйрәнеп, җирле кешеләр кебек бераз яшәп алу мөмкинлекләрен карыйлар. Бу яңа бренд маршруты әлеге тенденцияләргә таянып төзелде дә инде. Безнең төп бурычыбыз: кешеләрнең бу сәфәрдә барлыкка килгән хис-кичерешләре күңелләрендә озакка сакланып, Татарстаннан үз өйләренә кайтып, башка бер җирдә дә мондый әйберләрне күргәннәре, ишеткәннәре, тойганнары булмавы турында сөйләүләре. Бу маршрут туристларга бик нык ошаячак, республика алар өчен яңа буяулар белән күмелер һәм кайткач та, үз дусларына тәкъдим итәрләр дип ышанып калабыз.”
“Татарстанда 1001 ләззәт” маршруты – кунакчыллыкның яңа стандарты. 10 кешегә кадәр җыелган төркемне игътибарлы атташе һәрдаим озатып йөриячәк. Шул ук вакытта һәр сәяхәтче үзенә карата мөнәсәбәтне һәм кайгыртуны шәхси турда булган кебек итеп хис итәчәк. Туристлар Казан турында риваятьләрне Сөембикә-ханбикә исеменнән ишетә, Казансу елгасын яхта белән кичә, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгар шәһәренең көнкүреше нинди булуын күрә, төп милли ризыкларны республиканың иң яхшы рестораннарында татып карый, Иске Татар бистәсендә әби һәм бабай белән бергә “Әпипә”не бии, Татарстанных танылган эчемлекләрен эчеп карый һәм Visit Tatarstan туристик брендыннан бүләкләр ала алачаклар.
Маршрутны барлыкка китерүдә Татарстанның эчке туризм өлкәсендә әйдәп баручы компанияләре һәм экспертлары катнашты. Авторлар, шулай ук, Татарстанга килүче туристларның теләкләрен һәм җавапларын исәпкә алдылар.
Маршрутның дәвамчылыгы: 4 көн/3 төн.