Мәскәү шәһәрендә 12нче “Интурмаркет 2018” халыкара туристик күргәзмәсе үз эшен тәмамлый. Анда Татарстан 29 катнашучысы белән гомуми стендта тәкъдим ителә. Алар арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Алабуга Дәүләт музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар шәһәре, Казан шәһәренең мәгълүмати – туристик үзәге, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы вәкилләре, шулай ук, эчке һәм тышкы туризм белән шөгыльләнүче туроператорлар хезмәткәрләре бар иде.
Быелгы төп яңалык буларак, 360 градус форматында барлыкка китерелгән видеоларны күрсәтү мөмкинлеге булды. Виртуаль чынбарлык күзлекләрен кигән катнашучылар Республиканың төп тарихы урыннарына “сәфәр кыла алдылар”: болытлар биеклегеннән Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеген күрделәр. Моннан тыш, стенд кунакларына «cardboard» виртуаль чынбарлык күзлекләрен бүләккә тапшырдылар: хәзер алар дуслары һәм туганнары белән бергә видеоязмаларны һәрдаим карый алачаклар.
10 март көнне күргәзмә кысаларында Идел буе Федераль округы төбәкләренең туризм буенча Координация советы һәм Россия Федерациясенең Мәдәният Министрлыгы каршында эшләүче импортны алыштыру Комитеты утырышында “Бөек Болгар юлы” маршрутының презентациясе узды. Федераль туроператорларга Казан - Ульяновск - Самара - Пенза һәм Түбән Новгород - Чебоксар - Йошкар-Ола – Казан маршрутлары тәкъдим ителде. Маршрутларны камилләштерү буенча белгечләрнең бәяләмәләре алынды.