Казанда «Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесенеӊ финалы узды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

29 нчы ноябрьдә «Эрмитаж» конгресс-холлында «Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесенеӊ финалы узды. «Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесе – Татарстан Республикасында өстенлекле туристлык үзәкләренеӊ мәдәни мирасы һәм үсеше белән бәйле шәхси инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә әзер балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче бәйге. Быел Татарстанныӊ 27 районыннан 154 гариза керде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты. «Бу сигез ел эчендә Татарстан Республикасыныӊ барлык районнарында да абсолют төрле юнәлештәге бик күп эшләр эшләнде. Аларның сыйфаты һәм тематикасы төрлеләнә бару безнеӊ өчен бик күӊелле. Катнашучыларныӊ әлеге бәйгегә кызыксынуы арта бара. Безнеӊ өчен бөтен Республиканыӊ, туризм темасына битараф булмаган барлык кешеләрнеӊ Татарстан җирлегенә килгән туристларныӊ ялын тагын да кызыграк һәм мавыктыргычрак итү өчен үзеннән нинди өлеш кертә алуы турында уйлануы бик әһәмитяле», – диде ул үзенең сәламләү сүзендә.

«Борынгы чыганакларга сәяхәт» бәйгесе беренче тапкыр 2010 нчы елны игълан ителгән иде. Бәйгенеӊ максаты – балаларны һәм яшьләрне мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру эшенә җәлеп итү, туган якның иӊ мөһим туристлык объектлары турында белемнәрен арттыру юлы белән яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International