ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның декабренең беренче декадасында туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе хезмәткәрләре арасында җиденче «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсы узачак.

 


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 30 ноябреннән 4 декабренә кадәр Вологда өлкәсе территориясендә узачак «Россия белән күрешү» XIII халыкара туристлык фильмнары һәм телетапшырулары фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Традицион рәвештә чараны оештыручылар Россия халыкларының тарихы, мәдәнияте, табигате һәм үзенчәлекле традицияләре турында сөйләүче иң яхшы фильмнар һәм видеороликларны сайлап ала.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә II Каспий икътисадый форумы кысаларында «Туризм өлкәсендә Каспий төбәге илләре хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды, анда төрле илләрдән килгән вәкилләр чыгышлар ясады.

2022 елның 30 сентябрендә Мәскәүдә  инвестиция җәлеп итү буенча ел саен үткәрелә торган  «ТОП-100 Российских здравниц» VII рейтингына йомгак ясалган. Чара Федераль туристлык агентлыгы (Ростуризм) ярдәмендә Сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек берләшмәсе тарафыннан үткәрелә.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген «Казан» халыкара аэропортында Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казан – Грозный юнәлеше буенча даими рейсларны эшләтеп җибәрде. Чечня Республикасына очыш атна саен, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә, 189 пассажир урыны булган уңайлы Boeing 737-800 очкычында башкарылачак. Юлда узган вакыт 2 сәгать 50 минут дәвам итәчәк.

 


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Туган авылым» милли комплексы Татарстан башкаласы кунаклары өчен яңартылган күңел ачу программаларын тәкъдим итте, алар арасында интерактив шоулар, мастер-класслар, театральләштерелгән һәм башка мавыктыргыч чаралар бар. Туристларны Татарстан мәдәниятенә онытылмаслык сәяхәт көтә ­ – яңа кулинария бүлмәсендә милли камыр ризыклары пешерүдән алып, үз кулларың белән түбәтәй бизәүгә кадәр. Моннан тыш, «Туган авылым»да фотозоналар һәм, Татарстанда яшәүчеләрнең милли үзенчәлекләрен һәм көнкүрешен чагылдыра торган «Туган авылым тәме» һәм «KAZAN» кебек, Казан кунакларына таныш программалар эшләячәк.

 

 

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын булдыру кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан гражданнардан кире элемтә буенча мөрәҗәгатьләр алына.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А.В.Прокофьев җитәкчелегендә Россия Федерациясе дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үткәрде. Ведомствоның башка вәкилләре, шулай ук «Казан дәүләт мәдәният институты» ЮББ ФДБМУ туризм кафедрасы доценты Марсель Хисмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Морозов катнашты.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрьдә Дәүләт комитетында «Тревел энд вок» ҖЧҖ директоры урынбасары Оксана Николаевна Артеменко рәислегендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты. Шулай ук советта катнашучылар составында Евгений Терентьев, Александр Юшутина, Диана Басыйрова, Руфия Мөхәммәдиева, Оксана Саргина һәм Галина Шәрәфетдинова да бар иде.

Утырышта республиканың туристлык тармагы вәкилләре 2022 елгы җәйге туристлык сезонына йомгак ясадылар. «Җәй уңышлы булды, 2022 елның маеннан июненә кадәр Татарстанда туристлар агымы югары күрсәткечләргә иреште. Профильле оешмаларга киләсе кышкы чорда иң күп туристларны җәлеп итү өчен көчләрне берләштерергә кирәк», – диде Сергей Иванов.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International