ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан башкаласында 17-18 сентябрьдә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кулинар мастер-класслар, дегустация челтәрләре, гастрономик стендап, кунакчыллык буенча дәресләр, Казанның иң яхшы десертына конкурс, шулай ук рестораторлар һәм фестиваль кунаклары өчен лекторий оештырылачак.

 Чараны уздыру урыны Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчык булачак. Биредә берничә тематик зона – «Молочная улица» («Сөт урамы»), «Сырный переулок» («Сыр тыкрыгы»), «Мясная площадь» («Ит мәйданы»), «Сладкий проспект» («Татлы проспект»), «ПП район» («Дөрес туклану районы») җәелдереләчәк. Һәр мәйданчыкта килүчеләр аш-сулардан авыз итә, гастрономия квестында катнаша һәм Казанның шеф-пешекчеләреннән аш әзерләү буенча иң яхшы рецептлар һәм серләрне белә алачак.

Фестивальдә нәни кунаклар өчен дә күңел ачу чаралары булачак – алар өчен аниматорлар белән мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак.

 


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Оренбургта Сергей Иванов Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары Игнат Петухов һәм «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең Куйбышев филиалы башлыгы урынбасары Инна Гаврилова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисенең Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды. Сәфәр барышында яклар арасында булган сөйләшү барышында төбәкләр арасында туристлар агымын үстерү юллары билгеләнде, Бөек Идел юлы проектын үстерү турында фикер алышынды.

Очрашу азагында Оренбург өлкәсенең Икътисадый үсеш, инвестицияләр, туризм һәм тышкы элемтәләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

 


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова  белән берлектә, туристлык хезмәтләре күрсәтү дәрәҗәсен анализлау һәм экскурсия хезмәте күрсәтү мәсьәләсе буенча стратегик сессия үткәрде. Сессия эшкуарлар, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгариф һәм спорт вәкилләре, туристлык өлкәсендә эшләүче предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узды.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

8 сентябрьдә Сергей Иванов Казан шәһәре рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе, Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары берләшмәсе, «Татарстан Республикасының экскурсоводлар гильдиясе» берләшмәсе, «Мир транспорта» транспорт компаниясе белән сервис һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча очрашу уздырды.

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгуль Балахонцева Шри-Ланка Социалистик Республикасының транспорт һәм автомагистральләр министры һәм массакүләм коммуникацияләр министры Гуновордана Бандула белән очрашу уздырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумын үткәрә.

 


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева «Көзге-кышкы сезонда туристларны ял иттерү юнәлешләре» темасына матбугат конференциясендә катнашты.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел эчке туризмның көчле үсеше белән билгеләнгән. Узган 2021 елда Татарстан Республикасына оештырылган сәфәрләр 3,3 млн. кешене колачлаган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 74%  артыграк (1,9 млн.кеше).

2022 елның 8 аенда Татарстанның төп туристлык үзәкләренә туристлар агымы 2021 елның 8 ае белән чагыштырганда – 48,8% дәрәҗәсендә, ә Бөек Болгар кебек кайбер үзәкләрдә 154,2% дәрәҗәсендә арткан.

 


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

5-6 сентябрьдә, Казан Кремленең истәлекле урыннары бинасында Мәскәү шәһәренең туристлык комитеты Мәскәүнең туристлык һәм MICE потенциалын тәкъдир итү максатыннан бизнес-миссия үткәрде. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева чыгыш ясады.

 


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

«Бөек Идел юлы» маршруты буенча беренче круиз сентябрьдә булачак. Татарстан инициативасы белән төзелгән туристлык проекты Мәскәүдән Әстерханга кадәр елга буйлап 14 төбәкне бер сәяхәткә берләштерәчәк. ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында узган матбугат конференциясендә журналистларга туристларга лайнерда ун көнлек сәяхәте өчен нәрсә күрсәтәчәкләре турында сөйләделәр.

2022 елның 17 сентябреннән Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан - Грозный юнәлеше буенча очышлар башлый.

Очкычлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм шимбә көннәрендә йөриячәк. Маршрутта Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары катнаша, салонда пассажирларны максималь сыйдыру дәрәҗәсе – 50 кеше.

Сишәмбе көнне: Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан китү вакыты – 14:00 сәгатьтә – А.А.Кадыйров исемендәге Грозный халыкара аэропортына (Северный) килеп җитү – 16:30 сәгатьтә, Чечен Республикасы башкаласыннан кайтыр юлга кузгалу – 17:20 сәгатьтә, Казанга утыру – 19:40 сәгатьтә.

Шимбә көннәрендә: Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан китү вакыты – 17:45 сәгатьтә, А.А.Кадыйров исемендәге Грозный халыкара аэропортына (Северный) килеп җитү – 20:05 сәгатьтә, Чечен Республикасы башкаласыннан кайтыр юлга кузгалу – 20:55 сәгатьтә, Казанга килеп төпләнү – 23:20 сәгатьтә (Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Сәяхәт вакыты 2 сәгатьтән артык вакытны алачак.

Казан-Грозный очышының бәясе авиакомпания сайтында авиабилетлар сатып алу шарты белән 3 мең 590 сумнан гыйбарәт. Билет бәясенә 10 килограмм һәм 5 килограмм авырлыктагы багаж керә, шулай ук 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга 15% күләмендә ташлама каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International