Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитетында Хакасия Республикасының Мәскәүдәге даими вәкиле, Хакасия Республикасы Башлыгы урынбасары һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Юлия Вячеславовна җитәкчелегендәге Хакасия Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында ике республиканың туристлык потенциалы презентациясе, туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белем һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Туризм өлкәсендә ике килешү имзаланды – Хакасия Республикасы Икътисадый үсеш министрлыгы һәм туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Казан шәһәре һәм Хакасиянең туристлык-мәгълүмат үзәкләре арасында.
Татарстан Республикасына визитының зур программасы кысаларында Хакасия делегациясе вәкилләре Татарстанның төп туристлык үзәкләрен һәм ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектларын – Казан Кремлен, Свияжск утрау-шәһәрен, Бөек Болгарны күрәчәкләр, туристлык инфраструктурасы, республиканың сәнәгать, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән танышачаклар.