ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 нчы ноябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында WorldSkills буенча 75 компетенциядә һәм JuniorSkills буенча 38 компетенциядә мәктәп укучыларын һәм техникум студентларын бүләкләделәр. Шул исәптән номинацияләрдә кунакханә администрациясе, туризм һәм экскурсия хезмәтләрен оештыру компетенцияләре дә бар иде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова катнашты.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

15 нче ноябрьдә Самарада Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясенең финал этабы башлана.

Татарстан Республикасыннан төбәк этабында җиңеп чыккан 13 проект катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, 27-28 октябрьдә Ижауда «Ел маршруты» 2019 VI Бөтенроссия туристлык премиясенең финал өлеше узды.  «Иң яхшы маршрут идеясе» дигән номинациядә «Бер юл — биш мәдәният!» проекты Гран-при алган, «Үткәннәргә сәяхәт» ҖЧҖ, Event&Travel Agency, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы, Татарстан Республикасы.

 


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Испания Корольлегенең Хавьер Таурис Ромеро җитәкчелегендәге делегациясе, Вилья шәһәре мэры урынбасары Нова де Аурса, төбәк депутаты белән очрашты. Очрашуда шулай ук Галисия автоном бергәлегенең Сальнес районы Манкомунида (берләшмә) идарәче директоры Хосе Рамон Гарсия Гыймарте да катнашты.

Яклар үзара туристлар агымын җәлеп итү перспективалары турында фикер алышты. Визит кысаларында Испания Корольлеге вәкилләре Испаниянең туристик потенциалын тәкъдир итте, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләде.

2019 елның 20 ноябрендә ИТ-паркта (Казан шәһәре, Петербург урамы, 52) Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән Туриндустрия вәкилләре өчен кунакчыллык форумы узачак.

Форум кысаларында һәр юнәлеш өчен коммуникацияләр, сатуны арттыру, клиентлар һәм килүчеләр белән низаглы хәлләрне җайга салу, кунакчыллык стандартлары буенча тренинглар узачак.

Форум «2020 елга кадәр Россия Федерациясендә туризмны үстерү стратегиясе» һәм «Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге» автоном коммерциясез оешмасының туристлык династиясен үстерү буенча Visit Tatarstan программасы кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә узачак.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасында урнаштыру буенча 2019 елгы иң яхшы предприятие» республика конкурсының уздырылачагы турында хәбәр итә.

Конкурс Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге» АКО ярдәме белән үткәрелә.

2019 елда Конкурс яңа форматта узачак. Конкурс турында нигезләмә Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган: http://tourism.tatarstan.ru/rus/luchshee-predpriyatie-razmeshcheniya-respubliki-4043777.htm

2019 елның 11-12 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә туризм үсеше белән шөгыльләнүче белгечләр, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр булып тормаган белгечләр (туризмны үстерү өчен җаваплы республика һәм муниципаль музей хезмәткәрләре) өчен «Туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дигән квалификация күтәрү программасы уздырылды. Укыту Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Программа буенча 35 белгеч белем эстәде.

Бүген Мәскәүдә "Кунакчыллык Осталары" бөтенрәсәй бәйгесе старт алды. Анда үз эшен башлап җибәрүче профессионаллар, идарәчеләр, туристик һәм чиктәш оешмалар җитәкчеләре, шулай ук кунакчыллык индустриясе хезмәткәрләре һәм студентлар катнаша ала.

Бәйге "Рәсәй – мөмкинлекләр иле" Президент платформасы кысаларында үткәрелә. Оештыру комитеты рәисе – вице-премьер Голодец.

Яңа проектның максаты – профессионалларның потенциалын ачу, яңа гореф-гадәтләрне формалаштыру, туристлык һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын һәм һөнәрләрнең абруен күтәрү, туристлык тармагын кадрлар белән тәэмин итү. Бәйгедә үз эшен башлап җибәрүче профессионаллар, идарәчеләр, туристик һәм чиктәш оешмалар җитәкчеләре, шулай ук кунакчыллык индустриясенең яшь белгечләре һәм студентлар катнаша ала.

2019 елның 9-10 ноябрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Казанда Рәсәйдә беренче тапкыр үткәрелә торган квиз-интеллектуаль бәйгенамә буенча ачык чемпионат узды. Ике көн эчендә ярышта Рәсәйнең һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Волгоград, Оренбург, Тольятти, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт – 250гә якын интеллектуал-эрудит булды.

Чемпионатның марафон дистанциясе гомуми белемнәргә, логикага, кинематографны, классик һәм заманча музыканы белүгә 180 сорауны, шулай ук шигърияттә осталык таләп итә торган биремнәрне үз эченә ала. Төп призны Казан командасы яулады, икенче урында – Мәскәү командасы, өченчедә – шулай ук Казан командасы.

«Беренче дивизионда» Татарстан командасы беренче булды – приз Әлмәткә китте. Икенче һәм өченче урыннарны Волгоград һәм Оренбург командалары яулады


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

23 һәм 24 ноябрьдә Казанда һәм Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итү узачак.

Бәйрәм 23 ноябрь көнне 12 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак, анда төп кунаклар Бөек Устюгтан килгән Рәсәй Кыш Бабае, Кар Кызы, Байкал Кыш Бабае, Финляндиядән Санта Клаус, Тол Бабай, Кыш, Буранлы Кыз, Вятка Бичурасы булачак. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә Идел буе физкультура, спорт һәм туристлык академиясендә «Әкияти ыгы-зыгы» тамашасында тәмамланачак. Якты тылсымлы тамаша милли татар әкиятләре персонажларын прогрессның соңгы карашлары белән үреп бара.

Ә инде 24 ноябрьдә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкияти кунаклар барысын да үз резиденциясендә, Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кырлай авылында Могҗизалар урманын ачу тантанасында көтәләр! Аерым программа булачак, анда һәр Кыш Бабай үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясаячак, үз халкының мифологиясе, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләячәк. Сез интерактив уеннарда һәм әкияти чараларда катнаша аласыз.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Турислык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Николаевич Морозов, Казан дәүләт мәдәният институтының туристлык кафедрасы доценты Марсель Мансур улы Хисмәтуллин, шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм яктыртылды: 2017-2019 елларда Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланган хокук бозулар һәм җинаятьләр мониторингы нәтиҗәләре буенча коррупциячел практикаларны күзәтүне карау турында; Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторингы буенча комитеты тарафыннан әзерләгән «2019 елның 1-нче яртыеллыгында Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнарының, федераль хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарының, муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә мониторинг» мәгълүмати-аналитик материал нәтиҗәләрен карау турында; «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәсми сайтының «Коррупциягә каршы көрәш» бүлеген урнаштыру һәм тулыландыру буенча эш башкару турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International