Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы һәм туристлык продуктын алга этәрү бүлеге башлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә документлар кабул итү эше дәвам итә. Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00-18.00) кабул ителә. Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2021 елның 12 мае. Конкурсны үткәрү урыны – Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 (тест) һәм Казан шәһәре, М.Горький урамы, 19 йорт (Дәүләт комитетының конкурс комиссиясендә шәхси әңгәмә).
Конкурсны үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында, «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://tourism.tatarstan.ru/obyavlenie-o-konkursah-2021-god.htm
22 апрельдә Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Барабанова Екатерина Андреевна, Татарстан Республикасы Туроператорлар һәм экскурсиячеләр гильдиясе вәкилләре белән берлектә, Архиерей утарына баруга бәйле сәфәрдә катнашты һәм Воскресенск соборы, Архиерей йорты һәм Тихоново чиркәве кергән территория һәм корылмалар комплексын карады.
Казанның Яңа Русалим Архиерей йорты храмнары настоятеле иеромонах Роман (Модин) белән Архиерей дачасы территориясендә дини туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
1 майда бөтен Россия буенча җәйге туризм сезоны башлана.
Җәй, май бәйрәмнәре белән беррәттән, туризмда кэшбек программасы белән башланачак. Программа эшләгән беренче атнада туристлар сәяхәт һәм яшәп тору өчен 2,5 миллиард сумнан артык бәягә турлар сатып алган. Гомумән алганда, без программа белән кызыксыну дәрәҗәсенең, узган ел белән чагыштырганда, 3 тапкырга артуын күрәбез – бу ихтыяҗ динамикасында да, сату һәм броньлау күләмендә дә чагылыш тапты;
ЮВТ АЭРО авиакомпаниясеннән Россиянең 12 төбәгенә субсидияләнгән 12 рейс Татарстан халкына да, Татарстанда яшәүче Россия халкына да экономияле сәяхәт мөмкинлеге бирә.
Алар арасында:
Казан-Түбән Новгород
Казан-Ярославль
Казан-Махачкала
Казан-Барнаул
Казан-Самара
Казан-Пермь
Казан-Әстерхан
Казан-Воронеж
Казан-Чиләбе
Казан-Волгоград
Билетларның бәясе, очу юнәлешенә һәм вакытына карап, 2 258 сумнан башлана.
Турыдан-туры авиарейслар Казаннан Сочига, Анапага, Санкт-Петербургка, Калининград, Краснодар, Махачкалага, Минераль Суларга, Архангельск, Екатеринбург, Ростов на Дону юнәлешендә гамәлгә ашырыла.
Шулай ук Минск, Ереван, Баку, Ташкент шәһәрләренә дә.
Ял итү юнәлешләрендә зур сайлау мөмкинлеге бар!
Ял итегез, үзегез өчен Татарстанны: 1000 дә 1 ләззәт төбәген ачыгыз! Без «Ял көннәрендә 1000 дә 1 ләззәт» программасын дәвам иттерәбез.
Яңа туристлык сезонында программада Татарстан Республикасының тугыз районы катнаша: Бөек Болгар, Чистай, Алабуга, шулай ук Мамадыш, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Арча, Кукмара районнары.
Программага беренче тапкыр Татарстан Республикасының Алексеевск районы кертелде.
Программа шартлары, тур бәясе үзгәрешсез калды:
Бәясе: 1 кешегә – 2 200 сум
Тур бәясенә экскурсия программасы, туризм күрсәтү объектларына керү билетлары, экскурсияче хезмәтләре, яшәү (1 төн), туклану (1 иртәнге, 2 төшке аш) керә.
Турның озынлыгы: 2 көн/1 төн
Катнашучылар саны: 2 кешедән башлап
Бәягә нәрсә керә:
- яшәү (1 төн);
- туклану (иртәнге аш, 2 төшке аш);
- программа буенча экскурсияләр
Тулырак мәгълүматны visittatarstan.com сайтында белергә мөмкин.
Алтай крае белән Татарстан Республикасы арасында 2018 елның мартыннан туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында төзелгән килешү кысаларында төбәкләр арасында һава элемтәсе булдырылды.
Субсидияләү шартларында турыдан-туры рейсларны (төбәк бюджетларыннан – 25% һәм федераль бюджеттан – 50%) Казаннан Барнаулга һәм кире кайтуны Россиянең «ЮВТ Аэро» төбәк авиакомпаниясе башкара. Очышлар Канадада җитештерелгән, 50 утыру урыны булган, уңайлы заманча «Bombardier CRJ – 200» самолетында гамәлгә ашырыла.
2021 елда рейс атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ясала. Бер якка очыш бәясе якынча 8 мең сум.
15-26 апрель көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә «Яшь профессионаллар» (World Skills Russia) 2021 чемпионатының туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә 7 компетенция буенча сайлап алу ярышлары уза, шул ук вакытта ике: «Туризм» һәм «Туризм ЮНИОРЛАР» компетенцияләре буенча елга нәтиҗәләр ясала.
Ярышларны Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Барабанова Екатерина Андреевна да карады. «Кайбер модульләрдәге биремнәр катлаулылыгы белән шаккатырды һәм безнең егетләр күрсәткән дәрәҗә бик шатландырды».
Татарстан Республикасыннан катнашучыларга уңышлар телибез!
Чемпионатның финалы Уфа шәһәрендә 2021 елның 21-25 июль көннәрендә узачак.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллективы «Инициатива» турфирмасына нигез салучы, талантлы җитәкче, көләч йөзле һәм искиткеч шәхес Вера Борисовна Колчинаның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, тирән кайгы уртаклаша.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин туроператорлар берләшмәсенең резерв фондына кертемнәрне гамәлдән чыгару вакытын арттыру һәм шәхси җаваплылык фондына акча күчерү күләмен киметү – 2021 елга туристлык тармагына ярдәм итүнең бу һәм башка чараларын раслаган.
Һава юллары 15 апрельдән башлап туктатылганга күрә, 13 һәм 14 апрельдә Төркия яки Танзаниягә булган турны гамәлдән чыгару туристның үзенә бәйле булмаган шартлар аркасында сәяхәткә китә алмау очрагына туры килми. Сезгә турагент белән мөстәкыйль рәвештә элемтәгә керергә һәм сәфәрне кичектерү яисә гамәлдән чыгаруның мөмкин вариантлары турында сөйләшергә кирәк.
Хәзер туроператорлар яңа тәкъдимнәр формалаштыра — бәлки, якын көннәрдә сезгә туры киләчәк турлар барлыкка килер. Турист тур операторы белән килешенеп, Төркиягә яки Танзаниягә булган юлламасын Россия буйлап сәяхәткә алыштырырга мөмкин.
Шулай ук Ростуризм турбизнес өчен ярдәм чаралары комплексын да әзерләгән, ул чикләүләрнең нәтиҗәләрен киметергә һәм туроператорларга туристлар алдында йөкләмәләрне үтәргә ярдәм итәчәк.
Әгәр сез мөстәкыйль сәяхәт итсәгез, авиакомпания белән элемтәгә чыгыгыз: һәр компания үз кагыйдәләрен билгели: әйтик, «Аэрофлот» 15 апрель белән 1 июнь арасындагы даталарга сатып алынган билетларны штрафларсыз гына кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк, ә S7 13 һәм 14 апрельдә Төркиягә китәчәк туристлар өчен билет бәясен штрафсыз кайтарырга тәкъдим итә. @rostourism_official телеграм-каналында сез Төркия һәм Танзаниядән кайтуга бәйле барлык мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат турында белешә аласыз.
Ростуризм туристлар өчен кайнар линия ачкан. +7 (495) 018-64-11 номеры буенча 9:00-21:00 сәгатьләрдә очышларны чикләүгә бәйле рәвештә ярдәм һәм килеп туган сорауларга җаваплар таләп итеп мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтырату бушлай.
Шулай ук, ярдәмгә Гомумроссия халык фронты да кушылган. ГХФның кайнар линия номеры: 8-800-200-34-11, тавыш менюсында «2» санына басарга кирәк. Туристларның сорауларына #МыВместе гомумроссия акциясе кысаларында волонтерлар җавап бирәчәк. Шалтырату бушлай. Эш вакыты – Мәскәү вакыты белән 8:00-20:00 сәгатьләрдә.
Әгәр оештырылган туристта 2021 елның 1 июненә кадәрге чорга Төркия яки Танзанияга баруны күздә тоткан туризм продукты булса:
Барлыкка килгән вәзгыятьтә туристлар һәм туроператорлар өчен туристлык эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнарына каршы килми торган һәм мөмкин булган түбәндәге ихтимал чишелеш юлларын карарга мөмкин:
- планлаштырылган отпуск срокларын үзгәртмичә, сәяхәтне башка (альтернатив) юнәлешләргә алыштыру;
- сәяхәт кылу вакытын күчерү, шул исәптән турист өчен уңайлы булган датага башка юнәлешне (ял итү урынын) сайлап, акчаны туроператорда саклап;
- ике якның да үзара мәнфәгатьләрен максималь рәвештә исәпкә алучы башка чишелеш юллары.