ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Узенең 120 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы милли музее “вконтакте” социаль челтәрендә “Минем яраткан экспонатым” бәйгесендә катнашырга чакыра. Һәр кешенең иң яраткан һәм ана тәэсир иткән музей экспонаты бардыр. Чын коллексионерлардай аны өйрәнегез һәм аның хакында сөйләгез, ни өчен ул сезгә ошады һәм ни өчен аны сайладыгыз?
2015 елның 4 апрелендә Казанга Екатеринбургтан 69 массакүләм эшчеләре һәм туристик ширкәтләр вәкилләре киләчәк. Алар ял көне маршрутын белән танышачаклар. Ике көнлек ялларда алар Свердловск өлкәсеннән киләчәк туристлар өчен май бәйрәмләренә тәкдим ителәчәк объектлар белән танышачаклар.

20
март, 2015 ел
җомга

21 һәм 22 март көнне Татарстан табигать тарихы музее Халыкара су көненә багышланган программасына чакыра. Һәр көнне сезне төрле иҗади дәресләр көтә. Су дөньясын рәсем, аппликация, мозаика, оригами һәм башка ысуллар белән тасвирларбыз. 
21 март

- 14.00 Казан дайверлары диңгезнең тирән катламнарына төшүләре турында сөйләр, снаряжение билән таныштырыр. Теләгән берәү аны кия дә алыр.

- 11.00 - 15.00 «Таныш ят кеше». Декоратив күселәр музейда кунакта 
22 март

- 10.00 - 17.00 Русиякүләм "Зәңгәрсу тасма" акциясе кысаларында Музейда флешмоб узачак.

- 12.00 - 14.00 – «Мозаика» мастер-классы. 
Музейга килгәннәр шулай ук яңа экспонатлар - "Боз чоры" һәм "Борынгы аквариум" - белән дә таныша алыр. 

Билет бәясе:

Тулы – 150 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Укучылар – 50 сум 

Дүшәмбедән кала Музей көн дә 10.00 - 18.00 эшли,

җомга – 12.00 - 21.00.

Касса 10.00 - 17.00, җомга – 12.00 - 20.00 эшли. 
Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-37 

22 март 14:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» сезне «Стихом восстать – иль розаном расцвесть!» музыкаль-шигъри кичәгә чакыра. Кичә Марина Цветаевага багышланган. 

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
15 нче октябрьдан 18 нче октябрьгә кадәр Казанда беренче тапкыр “Fuego de la noche Kazan” халыкара Аргентина тангосы казан фестивале узачак. Фестиваль кунакларын дүрт бию кичәсе, мастер-класс һәм аргентина тангосының галәм йолдызларының чыгышы көтә.
Ел саен Казанның зоология ботаник бакчасы халыкара кошлар көне алдында балалар һәм аларның ата-аналары өчен иң яхшы кош йорты экологик конкурс уздыра.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш буенча Финляндиядә Татарстан делегациясенә керә. 17-19 мартта эш сораулары буенча күрешүләр узачак һәм Татарстан һәм Финляндиянең перспектив эшләре буенча фикер алышачаклар.
17 мартта Мәскәүдә 3нче Рус-кытай туристик форум узды. "Chinese Friendly Russia" семинар-тренингында Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе ярдәмчесе Барабанова Екатерина Татарстанда Кытайдан туристларны кабул итү өчен комфортлы шартлар булдыру буенча уздырыла торган эш хакында сөйләде.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
20 нче мартта 2015 нче елда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе белән бергә коррупциягә каршылык күрсәтү Комиссия утырышы була, көннең повестка проекты “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә урнаштырылган. Сораулар һәм тәкъдим кертү (843) 222-90-29 телефоны һәм электрон почта буенча кабул ителә: Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru (Таҗетдинова Зөлфия Фәниз кызы – кадрлар һәм юридик эшчәнлек бүлекчәсе әйдәп баручы консультанты, комиссия секретаре).
20 нче мартта 15.00 сәгатьтә Алабуганың дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлык күргәзмә залында Сталинград 1942 нче -1943 нче еллар.Сталинградта пленга алынган” исемендәге күргәзмәнең ачылуы була. Экспозиция Волгоград дәүләт тарихи-мемориал музей-тыюлык “Сталинград сугышы” һәм Волгоград региональ булеге Россиянең хәрби-тарихи җәмгыяте аерым коллекциясе белән ярдәм ителгән материалларындатөзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International