ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген "Тандем" 18.00 сәгатьтә ачу аттракциона " виртуаль чынбарлыкта, проект "Fibrum Mega Box". Бу өр-яңа форматы күңел ачу. Могъҗизалы приключение белән эффектом тулы булу. Девизы проект: "рәхим итегез киләчәге!". Зур булмаган мәйданчык, проектның реаль дөньяда превращается бу зур бина дөньяда виртуальном.

Менә унынчы ел инде Казан ретротехника яратучыларны егерменче гасырның башы һәм уртасындагы автопромының уникаль  үрнәкләрен күрсәткән масштаблы вакыйгага җыя. Быел программа өч көнгә исәпләнгән, бу вакытта фестивальдә катнашучылар иң якты хисләр ала һәм күп санлы экстремаль конкурсларда катнаша алачак. Бу көннәрдә «Kazanring» автодромы чын ир-атлар драйвына, двигатель һәм моторлар тавышы киңлегененә әйләнәчәк.  Ике көн фестивальдә катнашучылар «Автосабантуй» конкурсында көч сынашачак, ә өченче көне ретроавто кызыклы парад белән башланачак. Шулай ук программага катнашучылар  узыш автомобильләрендә виртуоз йөртү осталыгын күрсәтә алган   Kazanring трассасы буйлап  йөрүләр дә кертелгән. Казанга беренче тапкыр  килүчеләр өчен төнге шәһәр буенча экскурсия дә оештырыла.      


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 13-14 августында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы  исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында  «Бөек Болгар» урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивале булып узды. Фестиваль барганда  анда 38 000 тамашачы булды, узган елда 26 000 кунак килгән  иде. 

Фестиваль ачу тантанасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов,  "ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерция булмаган оешманың башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, Татарстанның Спас муниципаль районы  башлыгы Камил Нугаев һәм Удмуртия Республикасының мәдәният министры урынбасары Денис Утробин катнашты.

Чараның төп мәйданы көрәш мәйданчыгы булды, анда ат турниры, массакүләм бугурта көрәше, 10га 10 көрәш турниры,  "First Сlass" тарихи урта гасыр көрәше  турниры булды. Фестивальдә катнашучылар арасында тарихи урта гасыр көрәше буенча дөнья чемпионы  – "Берн" , "Нюрнберг" һәм "Польско-Литовское копье" клубларыннан Россия милли җыелма командасы әгъзалары. Фестивальдә барлыгы  Москәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Тверь, Рыбинск, Иваново, Вологда, Сыктывкар, Чиләбе, Түбән Новгород, Павлово, Саратов, Самара, Ульяновск, Димитровград, Йошкар-Ола, Киров, Пенза, Елец, Липецк, Казан, Яр Чаллы, Уфа, Түбән Кама, Ижевск, Пермь, Березники, Чусовой, Нижний Тагил, Екатеринбург, Златоуст, Курган, Омск, Новосибирск, Красноярск, Алма-Ата кебек шәһәрләрдән 500 реконструктор катнашты.


12
август, 2016 ел
җомга

19 августта  «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә  Урицкий исемендәге паркта «Алма спасы» фольклор бәйрәме уза. Бәйрәмдә казанлылар һәм башкала кунаклары көнкүреш әйберләре, сувенир продукциясе һәм агачтан ясалган  обереглар  ясауның традицион уникаль ысуллары белән таныша алачак. Анда «Тукыма кисәкләреннән тегү» остасы Р.Садриеваның, «Мозаика» кул иҗаты студиясе җитәкчесе Р.Ильинаның, ТР һөнәр палатасы остасы Р.Радионованың һәм башкаларның эшләре тәкъдим ителәчәк.

«Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә бәйрәм дүртенче тапкыр уздырыла. Кичәнең йөзек кашы булып театральләштерелгән бәйрәм концерты булачак. Ул катнашучыларга рус традицияләре, биюләре, җырлары һәм мәзәкләре  дөньясына чумарга мөмкинлек бирәчәк.

«Алма спасы» 16.00 сәгатьтә башлана.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Бөек Болгар” урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивалендә тамашачылар көрәш һәм ярышлар күреп канәгатьләнүдән тыш, "Дженази"шоу-төркеменең чын “Утлы әкият”е һәм музыкантларның тере чыгышлары кертелгән  яхшы күңел ачу программасы белән хозурлана алачак. Ул - цирк, оригиналь жанр, пластик бию һәм спорт осталыгы элементлары кертелгән театраль күренеш. Утлы күренеш гадәттә ут чәчеп  торган бөтерчекләр, чын утаткычлар һәм фейерверклар ярдәмендәге пиротехника белән үрелеп бара.

Казанда мәйданда фестиваль алдыннан фаер-шоуның соңгы репитицияләре тәмамланды: оештыручылар билгеләвенчә, утлы күңел ачулар һәм хисләр бөтен кешегә дә җитәчәк.

Әлеге вакыйганы 13 августта 23 сәгатьтә  "Бөек Болгар" фестиваленең төп көрәш мәйданында күрергә мөмкин булачак.

  


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

"Бөек Болгар" урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивалендә урта гасыр осталары һәм  «Стрелецк хатыннары» ВИК хатын-кыз кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар күрсәтәчәк: станокта, бердо һәм тактачыкларда, тарткыч һәм тырмачыкларда туку. Һәм әлбәттә инде, тукыма өстеннән бизәкләр төшерү. Осталар белемнәре белән уртаклашачак, табигый материаллар һәм традицион эш кораллары белән эшләргә мөмкинлек биреләчәк. Уздыру вакыты: 13 августта 10нан 19 сәгатькә кадәр һәм 14 августта 10нан 18 сәгатькә кадәр. Шунда ук туку коралларын сатып та  алырга була: табигый  җитен, йон, мамык тукымалар, алар кием-салымны үзгәртеп тегү һәм стильләштерү өчен һәм шулай ук иркен һәм көндәлек экологик кием буларак бик кулай булып тора.      


9
август, 2016 ел
сишәмбе

«Бөек Болгар» фестивален оештыручылар иң кечкенәләр өчен аерым программа әзерләде. Махсус алар өчен «Урта гасыр балалар дөньясы» балалар мәйданчыгы эшли.

Бу мәйданчыкның уникальлеге шунда, анда Татарстан Республикасы территориясендә бергә яшәүче халыкларның борынгы заманнардан ук уйнаган уеннары  күрсәтелә. Мәсәлән, «Спутанные кони» - «Тышаулы атлар» танылган уенының бүгенге эстафетасы прототибы команда рухы тәрбияли.  «Угадай и догони» - «Уйлап тап һәм куып тот»  уены катнашучыларга якынаерга һәм бер-берсенең исемен отарга ярдәм итә. Ә менә  «Продаем горшки» - «Чүлмәк уены» балаларны бер-берсе белән уртак тел табарга өйрәтә.

Шулай ук кечкенә кызлар өчен үләннән веноклар ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Аларга үрү техникасын гына түгел, ә элеккеге вакытта нинди традицияләр яшәп килүен һәм веноктагы һәр үләннең нәрсәне аңлатуын сөйлиячәкләр.

11 августта 20:30 сәгатьтә Василий Аксенов скверында  «Зилант әкиятләре» «Татармультфильм» трилогиясен ачык анимацион күрсәтү була.

Фестиваль программасында усал Зилант оныкчыгы  - Зилантик белән танышу. Ул балалар һәм аларның ата-аналары белән юмартлык, дуслык һәм хезмәт сөючәнлек турындагы файдалы киңәшләре белән уртаклашачак.  


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

С 25еннән 30 августка кадәр, театр сезоны башланырга бер ай алдан, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең иң яхшы алты спектаклен күрсәтәчәк. 

25 августта театр сөючеләр Тукайның  танылган «Шүрәле» әкиятенә таянып язылган  Туфан Миңнуллинның  «Җанкисәккәем» («Свет моих очей»)  пьесасы буенча эшләнгән танылган спектакльне карый алачак. Спектакль сәхнәдә 20 ел куела һәм зур уңыш казана.

26 августта автор Илгиз Зәйниевнең татар театрын саклап калуга һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлаган «Көтәм сине...» («В ожидании») пьесасы буенча узган сезон премьерасы куелачак.   

Танылган «Хуҗа Насретдин» хиты 27 августта куела. Икенче көнне тамашачылар  «Диләфрүз – Remake» карый алачак, ә 29 августта – “Мәхәббәт FM” лирик комедиясен. Бәйрәм программасын  агымдагы репертуарның иң популяр спектакле “Гөргөри кияүләре” тәмамлый.

Камал театрының традицион август күрсәтүләре Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга Шәһәр көненә бүләге булып тора.

13-14 августта шәһәр заманча сәнгать төрләре демонстрациясе өчен арт-мәйданчыкка әйләнәчәк. Яңа сәнгать проекты Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга фестивальдә катнашучы – рәссамнар, режиссерлар, сәхнәгә куючылар, музыкантлар һәм башка уйлап чыгаручы иҗат әһелләренең кабатланмас концептуаль идеяләре белән уникаль танышу мөмкинлеген бүләк итәчәк. Кунаклар каршында перформанслар һәм хеппенинглар уза торган төрле импровизацияләнгән вакыйгалар ачылачак. Динамикалы сәнгать сөючеләрне заманча сәхнәгә куючылары эше күрсәтелгән театр зоналары һәм шулай ук мини-опералар җәлеп итеп торачак. Фестиваль программасына шулай ук конкурс кинопроектлары, концертлар һәм балалар өчен арт-чаралар кертеләчәк. Фестиваль кунаклары өчен  күңелле сюрпризлар һәм иҗади автор призлары белән конкурслар әзерләнгән.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International