ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген потенциаль инвесторлар Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан «Казан марина» туристлык территориясе белән таныштылар.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Туристлык инфраструктурасын булдыруга ташламалы кредит бирү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 19 октябрендәге 1740 номерлы карары белән расланган һәм хәзер тау чаңгысы курортларына, күңел ачу паркларына һәм аквапаркларга кагыла.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Russian Traveler Awards 2023»  милли  премиясе өчен тавыш бирү 10 ноябрьгә кадәр уза!

Russian Traveler белән бергә киң аудитория сәяхәтләр дөньясында иң яхшыларны билгели һәм Россиянең туристлык картасында яңа нокталар ача: Алтай краеннан Ярославль өлкәсенә кадәр, кунакханәләрдән һәм круизлардан алып милли ризыкларга һәм экомаршрутларга кадәр.

 

Татарстан Республикасы Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Азия һәм Европаның дини һәм мәдәни традицияләрен символлаштырган цивилизацияләр очрашуы урыны булып тора. Безнең кунакчыл булуыбызны дөньяның күп илләре халкы белә.

Бүген син республиканы  ДОСТИЖЕНИЯ.РФ сайтында   «Туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе» проектында  хуплый аласың.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

18 октябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитетының «Бөек Идел юлы»  илкүләм туристлык маршрутын үстерү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы булды.

2023 елның 31 октябрендә 10:00 сәгатьтә Казанда Эшмәкәр йортында «Чикләүләр шартларында тышкы икътисадый эшчәнлекне ничек алып барырга» темасына семинар узачак. Семинарда халыкара исәп-хисап кораллары, Кытай һәм Гонконгта товар әйләнешен һәм үзара исәп-хисапларны оештыру компанияләре, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр, экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә дәүләт ярдәменең актуаль чаралары һәм башкалар турында сөйлиячәкләр.

Семинарда Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре катнаша ала.

Конкурс проектларын тәкъдим итү срогы 2023 елның 3 ноябренә кадәр озайтылды.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

14-15 октябрьдә Каспийск шәһәренең «Анжи Арена» стадионы территориясендә туристлык тармагының нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган туристлык хезмәтләренең сыйфат дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче һөнәри эшлекле мәйданчык булдыру, катнашучы төбәкләр арасында туризм өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту максатларында Дагестан Республикасы туристлык  һәм халык сәнгать кәсепләре министрлыгы чакыруы буенча «Ачык Дагестан» туристлык форумы (алга таба - Форум) узды.


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

3 октябрьдә иреклелек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең гариза биирү кампаниясе старт алды. Премия җиңүчеләре - төрле юнәлешләр буенча республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары: сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, туристлык, вакыйгалар юнәлеше, махсус хәрбия операция  зонасында ярдәм һәм башкалар. Ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре хуплана. Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес». Татарстан Республикасының Ел волонтеры аерым билгеләнә.


13
октябрь, 2023 ел
җомга

«Руссо Экспрессо» тревел-тапшыруларының йолдызлы алып баручылары Тимур Родригез һәм Регина Тодоренко Казан һәм аның тирә-ягы буенча маршрут төзегәннәр.

Тимур илнең иң төньяк йөзем бакчасында булды, киез итекләрнең ничек ясалуын карады, Болгар тарихи-археологик комплексына килде һәм җәядән атып карады. Бу вакытта Регина Казанның истәлекле урыннары белән танышты, метрополитенда йөрде, традицион татар ризыкларын татып карады һәм киләчәккә күчте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International