2023 елда модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру өчен инвестиция проектларын сайлап алу

2023 елның 8 декабре, җомга

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2023 елның 09 декабреннән 2023 һәм 2024 елларда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә Татарстан Республикасы территориясендә модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү һәм каплау максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен сайлап алу стартын игълан итә.

Игтибар!

Сайлап алу Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2023 һәм 2024 елларда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына субсидияләр бирү һәм бүлү мәсьәләләре буенча комиссиясе тарафыннан модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурс нәтиҗәләре буенча субсидия бирү турында Карар кабул ителгән инвестиция проектлары арасыннан башкарыла. Комиссия карары белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3865057.pdf.

 

Сайлап алуның  җентекле шартлары  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2023 елның 08 декабрендәге 1594 номерлы «Дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булып тормаган юридик затларга һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнаштыруның модульле капиталь булмаган чараларын булдыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен каплау максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»га карарында https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3979717.pdf    һәм сайлап алуны уздыру турында игълан итүдә https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3979741.pdf. чагылдырылды.

Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар 2023 елның 09 декабреннән 18 декабренә  кадәр ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 19 адресы буенча кабул ителәчәк.

Кабул итү вакыты:

Дүшәмбе– шимбә  09:00  дан 18:00 га кадәр

Тәнәфес 12:15  тән 13:15  кә кадәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International