ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
29нчы августта “Казан-Арена” стадион мәйданчыгы янында массакүләм флешмобы узачак. 1500 кеше туган үскәншәһәренә үз мәхәббәтләрен белдерү өчен «I Love Kazan» дигән җөмләгә төзеләчәкләр. Флешмоб Казан Мэриясе һәм шәһәр яшьләре һәм балалар эшләре Комитеты ярдяме белән оештырылган “I Love Kazan” күргәзмә-бәйгесе кысаларында узачак.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе
 30 август көнне сагать 14:00, 16:00 һәм 18:00’га Татарстан Республикасы Милли музее шәһәрлеләрне һәм кунакларны җәяүле экскурсияларга чакыра. Җәяүле экускурсиялар “Дүрт гасыр буйлы урам”, “Кремль урамы буйлап” һәм Иске-татар бистәсе буйлап узачак.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
30нчы августта көндезге сәг. 12 дән алып кичке 20.00 сәг. тикле 1нче Май Мәйданында “Гасырлар мирасы” милли һөнәр ярминкәсе узачак. Әлеге ярминкәгә кулланма мәдәният товарлар ярминкәсе кушылачак һәм халык осталары ясаган сирәк очрый торган истәлекле бүләкләрне сатып алырга мөмкин булачак.
Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне уңаена, 30 август көнне бәйрәм салютын Казанда 3 ноктадан карап булачак. Моның хакында бүгенге Казан мериясе утырышында Казан башкарма комитеты мәдәният идарә итү башлыгы, Айгөл Горнышева хабәр итте.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Россиянең “Алтын боҗра”сы ("Золотое кольцо") буенча сәяхәткә Татарстан укучыларының ике төркеме юл алды. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматына караганда, Бөгелмә һәм Менделеевск районнарыннан барлыгы 44 укучы сәфәргә чыгып киткән. Укучылар Казанга 29 нчы августта әйләнеп кайтачак.
Казан Арена” Европадагы иң зур медиафасадында Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи энҗе бөртекләренә багышланган видеоролик танып белү тапшыруы башланды: ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объектлары – Болгар борынгы шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге.

22
август, 2014 ел
җомга
«Казанский Кремль» Музей-тыелугында 5-нче сентябрьдән 7-нчы сентябергә кадәр Бөтенроссия тынлы оркестр фестивале “Казан фанфаралары” үткәрелә. Казан Кремеленең ачык мәйданнарында Санкт-Петербургтан, Түбән Новгород, Чебоксар hәм Казан шәhәрләреннән тугыз коллектив үзләренең осталыкларын күрсәчәкләр.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Туристлык волонтерлар ассамблеясе Казан урамнарында урнашкан иң зур кунакханәләренең уникаль тикшеренүен үткәрде. Тикшеренүнең төп сәбәбе - гадәти казан туристы кем ул hәм аның ихтыяҗлары нинди?

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Буген Мәскәудә Татар Республикасынын мәдәният көнере башлана.Көндез Мәскәулелер иҗат Республикасынын зыялыларылар белен курешелер һәм кич белен Г.Камала татар дәулет театр хезмәткәрлере белен очрашалар.

Бүген ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе тантанасы уңаеннан уздырылган чарада катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International