Казанда “Кырым эскизлары” программасы тәкъдим ителәчәк

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

 8 октябрь кичке 7 яртыда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Кырым эскизлары” программасы тәкъдим ителәчәк.

Концертның беренче өлешендә Кырым Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Владимир Николенко җитәкчелегендәге «Таврический благовест» камера хоры чыгыш ясаячак.

Концертның икенче өлешендә исә Украинаның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, җырчы Эльмира Налбанованың чыгыш ясавы көтелә. Ул тамашачыларга кырым татарлары җырларының матурлыгын, украин һәм рус җырларының күңеллелеген тою мөмкинлеге бирәчәк, дип яза ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International