Ростуризмның мәтбугатъ башлыгы Ирина Щеголькова рәсәйлеләргә кышкы ялларны Татарстанда үткәрергә киңәш итте.
“Татарстанга барырга киңәш итәм: Казанны тәртипкә китерделәр, Алабуга шәһәре шаккаткыч матур, чангы тау курортлары бар” – дип аңлатты Щеголькова. “Шулай ук ул бу юлда яшәү дә бик кыйбат булмаячак” дип өстәде. “Мәскәүлеләр гадәттәгечә Псков өлкәсенә һәм Санкт-Петербург шәһәренә баралар” дип әйтеп узды Щеголькова. “Кызыклы юнәлешләр бик күп” – дип басым ясап әйтте Ростуризм вәкиле.
Чара тәмамланганда, Сычуань ашларын татып карарга һәм Сычуань опера сәнгатен бәяләргә мөмкин булачак.
Куба башкаласында FIHAV 32 нче халыкара Гавана ярминкәсендә 1-3 ноябрьдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты урынбасары Иванов Сергей Евгеньевич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика делегациясе әгъзалары белән катнашты.
3 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы шәһәр кунакларын һәм барлык халыкны «Сәнгать төне»нә чакыра. Гадәти булмаган проект икенче ел бөтенроссия акциясе кысаларында оештырыла.