ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китапларын күрә алачак.

Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин булачак. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкярне ТӘһСИгә илтә, соңрак экспонат ТРның Милли музее фондларына күчә.

16 нчы апрельдан 19 нчы апрельга кадәр 2015 елның “Пермь ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә товар һәм ау өчен, балыкчылык һәм актив ял өчен “Аучы һәм балыкчы. Эшлекле туризм-2015” исемендәге 9 нчы межрегиональ күргәзмә узачак.
17 нче апрельда 2015 нче елның Чечен Республикасында “Шира-Юрт” архитектур-этнография музее территориясендә “Чечен туристик” исемендәге туристик ярминкәсе узачак. Шушы чара рамкасында Чечен Республикасы буенча турбизнес вәкилләренә тур тапшыруы булачак.
15 нче апрельда 2015 нче елның 12.00 сәгатьтә «Relita–Kazan кунакханәсендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән “Хәзерге заман тревел – менеджмент. Командировкалар белән идарә итү. Чараларны оештыру” темасына “ABT-ACTE Russia” региональ белем бирүче конференциясе узачак.

11
апрель, 2015 ел
шимбә
10 апрельда 20нче «KITS-2015» Халыкара махсуслаштырылган туризм һәм спорт күргәзмә кысаларында Россия туриндустрия берләшмәсенең пресс-сәркатибе Ирина Тюрина туризм турында язучы журналистар, турагентлар, туристик өлкәсендә укыту вузларының укытучылары өчен семинар оештырылды.

10
апрель, 2015 ел
җомга

12 апрель үзенчәлекле көн - кешенең беренче тапкыр космоска очып киткән көн. Нәкъ менә 1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде.

Шул рәвешле космонавтика көненә багышлап Татарстанның табигый тарих музеенда купсанлы чаралар һәм программалар оештырылачак.

20нче Халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе «KIТS-2015 эшен башлады Быел 107 ширкәттән артык 40 Рәсәй шәһәрендән катылучы булды. Шулай ук Великобритания, Казахстан, Малайзия һәм бүтәе илләр катылды. Аерым Болгар, Зөя утравы, Алабуга танытылды. Шулай ук аерым Казан стенды да күрсәтелде. Анда гастрономик, эшчән, медик һәм вакыгалы туризм танытылды.

10 апрелдә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүлүт комитеты рәисе Сергей Иванов «Wizz Air» Венгер авиаширкәте белән күреште. Күрешүдә Варади Йожеф - «Wizz Air» авиаширкәте генераль мөдире, Жод Шпинглер - Татарстан Республикасында Венгрия генераль консуллыгының экономик сораулары буенча әйдәп баручы, Тамара Швангирадзе - «Wizz Air» авиаширкәте коммуникацияләр буенча һәм Казан шәһәренең эре тур ширкәтләре канаштылар.


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 10 апрелендә сагать 13:00 да «Казан Ярмаркасы»нда узачак «Тюрина профессиональ табышмаклары» семинарына журналистлар, туроператорлар, турагентлар, турвузлар, туризм өлкәсендә эшләүчеләр һәм туризм терминологияләрен өйрәнергә теләүчеләр чакырыла.

10-11 апрелдә “Казан Ярмаркасы” күргәзмә комплексында 20-нче туризм һәм спорт (KITS-2015) Халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе узачак. Быел күргәзәдә төп акцент эчке туризмга һәм 24 июль-9 августта узачак 16-нчы Бөтендөнья ФИНА су чемпионаты ясалачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International