17 Иран туроператоры делегациясе «Россиянең өч башкаласы» маршруты буенча визит кысаларында Татарстанның туристлык потенциалы белән таныша. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Интурист» оештырган турның максаты –хезмәттәшлекне ныгыту һәм дус илләрдән туристлар агымын арттыру.
Татарстанда өч йолдызлы яңа кунакханәләр өчен милеккә салымның киметелгән ставкасы хәзер 2030 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган объектлар өчен мөмкин.
Татарстан «Туристлык һәм кунакчыллык төбәкләре» Бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасында берьюлы биш бүләккә ия булды. Республика балалар белән ял итү өчен иң яхшы төбәк буларак кына түгел, ә парк, вакыйгалы һәм эшлекле туризмны үстергән өчен дә бүләкләр алды.
Абруйлы WHERETOTRAVEL HOTELS AWARD Бөтенроссия премиясе йомгаклары буенча Казанның Kazan Palace by Tasigo кунакханәсе Россиянең иң яхшы кунакханәләре бишлегенә кергән, шулай ук Урал һәм Идел буе төбәгенең иң яхшы кунакханәсе исемен яулаган.
Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы арасында авиаэлемтә ачылу белән Татарстанга эш визиты белән Фарсы култыгының алты илендә турбизнес вәкилләре килде. 9 әйдәп баручы оператордан торган делегация республиканың инфраструктурасын һәм туристлык потенциалын бәяли.
Казан халыкара сервис көллияте Мәскәүдә кадрлар форумы кысаларында узган яшьләрне эшкә урнаштыру практикаларының Бөтенроссия конкурсында өченче урынны алды.
Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы арасында авиаэлемтә ачылу белән Татарстанга эш визиты белән Фарсы култыгының алты илендә турбизнес вәкилләре килде. 9 әйдәп баручы оператордан торган делегация республиканың инфраструктурасын һәм туристлык потенциалын бәяли.
Казаннан «НУР» һәм «Җанланган легендалар» фестивальләре, Питрәч районыннан «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards XIV халыкара премиясендә призлы урыннар яулады.
«Казан» халыкара аэропортында Etihad Airways авиакомпаниясе Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Даби арасында туры авиаэлемтә ачты. Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак, юлдагы вакыт якынча 4,5 сәгать тәшкил итәчәк.