Татарстанда мең литр уха пешерәчәкләр!

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Барлык балык яратучылар өчен Татарстан Республикасы сюрприз әзерләде! 16 июньнән 22 июньгә кадәр Казан шәһәрендә FISHKA гастрономик балык атнасы узачак. Шунысы кызык, фестивальдә күрсәтеләчәк балык җирле төбәктә җитештерелгән. Чара “йолдызлары” булып чөгә балыгы, карп һәм керкә (форель) торачак.

16 июньдә “Казан” гаилә үзәге тирәсендә сәхнә, балык рәтләре, балалар мәйданчыгы, фотозоналар һәм күп кенә башка әйберләр урнаштырылачак. Шәһәрдәге иң яхшы 10 ресторан һәм урам азыгы буенча 5 вәкил нон-стоп режимында үзләренең кунакларын уха пешерү буенча төрледән-төрле шәхси рецептлары белән шаккаттырачак һәм балыктан ясалган ризыкларның зур ассортименты белән сыйлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International