Ел саен “Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы” автономияле коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән тормышка ашырылучы “Кунакчыл Казан” җәйге проекты 1 июньдә старт алды. Әлеге проект туристларга истәлекле урыннар һәм туристлык инфраструктурасы объектлары турында мәгълүмат ирештерүгә, шулай ук Казан шәһәренең туристлык ягыннан кызыксындыргыч булуын арттыруга юнәлдерелгән.
Һәр мәгълүмат ноктасы геогөмбәз чатыры рәвешендә футбол тубы сыман эшләнгән һәм Visit Tatarstan стилендә рәсмиләштерелгән. Һәр чатырда
бер үк вакытта 10.30 башлап 14.30 кадәр һәм 14.30 башлап 18.30 кадәр ике сменада өч волонтер эшли һәм алар шәһәрнең биш ноктасында: Иске Татар бистәсендә, Камал театрында, “Шаляпин Палас Отель”дә, “Ногай” отелендә, Казан Кремлендә торалар. Мәгълүмат пунктларында туристлар бушлай нигездә шәһәр картасын, шулай ук җәйге туристлык сезоны стартына һәм 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына махсус рәвештә 5 телдә: рус, инглиз, алман, испан һәм кытай телләрендә нәшер ителгән “Татарстан: 1001 рәхәтлек” рәсми гидын ала алачак. Туристлык гидын эшләүче булып “Татарстан Республикасы туристлыгын үстерү үзәге” автономияле коммерциячел булмаган оешмасы катнашты. Быел “Кунакчыл Казан” проектында 200 волонтер катнашачак, алар Казандагы профильле вузларның студентлары булып торалар.