2017 елның 9 июнендә туристлык агентлыклары вәкилләре өчен республика шифаханәләре турында “Татарстанда ял ит” дигән бушлай вебинар булачак. “Татарстан шифаханәләре” ассоциациясе туристлык компанияләре вәкилләрен чарада катнашырга чакыра. Бу биш вебинарның өченчесе инде.
Әлеге вебинарда “Азнакай”, “Җәлил”, “Вита”, “Ижминводы”, “Газовик” һәм “Васильево” шифаханәләре вәкилләре дәвалау-профилактикалау программаларын һәм ресурсларын күрсәтәчәк, объектларда яшәү шартлары һәм аларның инфраструктурасы турында сөйләячәк.