Алексеевск чаңнары-2017” XV кыңгырау чаңы фестивале

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

2017 елның 28 маенда Алексеевск штп. “Алексеевск чаңнары-2017”  XV кыңгырау чаңы фестивале узачак. Фестивальнең темасы: “Дәверләр кайтавазы – кыңгыраулар җыры”.

Фестиваль Алексеевск җирендә “Алексеевск чаңнары” кыңгырау чаңнарының 15 еллык юбилеена багышлана. Фестивальдә Россиядән, Белоруссиядән, Украинадан, Казахстаннан чаң сугучылар, тынлы һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрларга караучы фольклор һәм бию коллективлары катнашачак. Казакъ, халык җырлары һәм тынлы музыкалар һәм кантлар, төрле гореф-гадәтләрне чагылдыручы һәм төрле мәктәпләрнең кыңгырау чаңнары яңгыраячак.

Фестиваль программасында – “Осталар шәһәре” халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән ярминкә-сәүдә, мастер-класслар эше, балалар мәйданчыгы. Хәрби-тарихи клублар катнашында “Казакълар бистәсе” проекты күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International